Яман сүз
белән
кычкырып сөйләүне
Аллаһ сөймидер,
мәгәр берәү
хаксыз золым
кылынса,
ягъни җәберләнүче
чарасыз
булып
залимга
каршы яман сүз
әйтсә, гөнаһ
булмас. Аллаһ
сүзләрне
ишетүче, күңелләрне
белүче булды.
(148) Әгәр
зарар итүчегә
изгелекне күрсәтеп,
яки яшертен
кылсагыз һәм
гафу итсәгез,
бу эш холыкның
яхшылыгыннандыр. Аллаһ
төзәлүчеләрне
гафу итүче һәм
азганнарны ґәзаб
кылырга көче җитүче
булды. (149) Аллаһуга
һәм рәсүлләренә
ышанмаучылар,
алар Аллаһ илә
аның рәсүлләре
арасын
аерырга
телиләр: "Рәсүлләрнең
бәгъзесенә
ышанабыз, бәгъзесенә
ышанмыйбыз", –
диләр. Һәм
алар ышану
белән
ышанмау
арасын юл
итеп алырга
телиләр. (150) Ышану илә
ышанмау
арасында
булган кешеләр
хак кәферләрдер,
кәферләргә
хур кылучы ґәзабны
әзерләдек. (151) Аллаһуга
һәм расүленә
ышанучылар
расүлнең
арасын
аермыйлар, һәммәсенә
бертигез
ышаналар, бу
хак мөэминнәргә
әҗерләрен тиздән
бирербез,
Аллаһ хак мөэминнәрне
ярлыкаучы һәм
аларга рәхмәт
кылучы булды. (152) Ий Мухәммәд
г-м! Китап әһелләре
синең аларга
күктән китап
иңдермәгеңне
сорыйлар,
Мусадан
кауме моннан
да зурракны
сорадылар. Әйттеләр:
"Безгә Аллаһуны
ачык итеп күрсәт",
– диделәр,
аларны
золымнары сәбәпле
Аллаһ нуры көйдерде.
Алар Аллаһудан
хак динне бәян
итүче китап
килгәннән соң
бозау ясап,
шул бозауга
табындылар,
аннары тәүбә
иттеләр, без
аларны гафу
иттек. Һәм
Мусага ачык дәлилләрне,
могҗизаларны
бирдек. (153)
Куркытып,
алардан ґәһед
алмак өчен өсләренә
Тур тавын күтәрдек
һәм: "Әрихә шәһәренә
түбәнчелек
илә керегез",
– дидек, янә
аларга әйттек:
"Шимбә көнне
чиктән
чыкмагыз", –
дип һәм
алардан авыр
ґәһедне
алдык. (154)