Әмма
ышанмаучылар,
аятьләребезне
дә ялган
диючеләр
алар – җәһәннәм
әһелләре. (10) Ий мөэминнәр!
Аллаһуның
сезгә биргән
нигъмәтләрен
хәтерләгез! Кәферләр
сезне үтерергә
кулларын
сузган
чакларында
Аллаһ аларның
кулларын
сездән тыйды.
Шулай булгач,
Аллаһудан
куркыгыз, аңа
гөнаһлы
булудан
сакланыгыз! Мөэминнәр
һәр эштә Аллаһуга
гына тәвәккәл
кылсыннар! (11) Дөреслектә
Аллаһ бәни
Исраилдән ґәһед
алды Аллаһуга
һәм Мусага
итагать итәрсез
дип, һәм
аларның
унике кабилә
башлыкларын
илче итеп җибәрдек.
Аларга Аллаһ әйтте:
"Мин сезнең
белән бергә,
кәферләрдән
курыкмагыз", –
дип. (Бәни
Исраил
Фергауннән
котылгач,
Аллаһ аларга:
"Әрихә шәһәрен
сугышып
алыгыз", –
диде. Шәһәргә
якын килгәч,
Муса унике
кабилә
башлыкларын
унике кешене Әрихә
халкының хәлләрен
яшертен
белеп кайтыр өчен
шәһәргә җибәрде,
кайткач
каумегезгә
аларның хәлләрен
сөйләмәссез,
миңа гына сөйләрсез,
диде. Бу
илчеләр шәһәргә
кереп Әрихә
халкын күреп
куркып
калдылар, чөнки
алар эре гәүдәле,
куәтле һәм
бай иделәр.
Илчеләр
кайткач
каумнәренә шәһәр
хәлен сөйләделәр
һәм
сугышмаска
котырттылар,
мәгәр икесе
бу эшне эшләмәде.
Бәни Исраил
бу урыңда
Аллаһуга
биргән ґәһеден
үтәмәде). Аллаһуның
алган ґәһеде
янә будыр: "Ий
Бәни Исраил әгәр
намазларыгызны
үтәсәгез, зәкятләрегезне
бирсәгез, рәсүлләргә
ышанып
аларга ярдәм
бирсәгез һәм
Аллаһуга
изгелекне
бурычка бирсәгез,
ягъни кылган
изгелекләрегезне
фәкать Аллаһ
ризалыгы өчен
генә
кылсагыз, ул
вакытта, әлбәттә,
бу изге эшләрегезне
яман эшләрегезгә
кәффарәт
кылырбыз,
ягъни гөнаһларыгызны
җуярбыз һәм, әлбәттә,
асларыннан
елгалар
агучы җәннәтләргә
кертербез.
Аллаһуга ґәһед
биргәннән соң
сездән берәү
ґәһеден
бозып, яки
Аллаһуның әмерләрен
инкяр итеп кәфер
булса, ул
кеше туры
юлдан адашты.
(Ягъни Әрихә
шәһәре халкы
белән
сугышудан
баш тартып,
Аллаһуның
ачуын һәм ләгънәтен
алдылар). (12) Ґәһедләрен
сындырулары
сәбәпле без
аларны ләгънәт
кылдык һәм күңелләрен
таш кеби каты
кылдык. Алар
Тәүраттагы
Аллаһ сүзләрен
урыныннан үзгәртәләр
яки алып
ташлыйлар һәм
китапларында
йөкләтелгән
зур
бурычларын үтәүне
оныталар. Ий
Мухәммәд г-м,
белерсең,
алар һаман
хыянәттәләр,
аларның хыянәте
ата-бабадан
килгән хыянтәдер,
мәгәр аларның
бик азлары
хыянәт итмәс.
Син аларны
гафу ит, иман
китереп тәүбә
итсәләр һәм
аларга җәза
бирүдән баш
тарт! Бит
Аллаһ
яхшыларны сөядер.
(13)