Кәферләр
уттан чыгуны
теләрләр,
ишек янына
килерләр, ґәзаб
фәрештәләре
аларны утлы
сукмаклар
белән
суккалап
куарлар, алар
аннан чыгучы
түгелләр һәм
аларгадыр
даими ґәзаб. (37) Карак
ир һәм
хатыннарның
кулларын
кисегез кәсеп
иткән явыз
эшләренә җәза
йөзеннән
Аллаһудан.
Аллаһ үч
алуда көчле һәм
гадел хөкем
итүче. (38) Берәү,
угрылык
кылып золым иткәннән
соң тәүбә итсә,
алган малны
иясенә
тапшырса һәм
бөтен эшен төзәтсә,
Аллаһ тәүбәсен
кабул итеп, гөнаһын
ярлыкар. Аллаһ,
әлбәттә,
ярлыкаучы һәм
рәхимле. (39) Әллә
белмисеңме? Әлбәттә,
беләсең җир,
күкләр Аллаһ
милке икәнлеген!
Аллаһ теләгән
бәндәсен ґәзаб
кылыр, теләгән
бәндәсен
ярлыкар. Аллаһуның
һәрнәрсәгә көче
җитә. (40) Ий
расул г-м!
Сине кайгыга
салмасын
монафикъларның
көферлеккә
ашыгулары,
алар телләре
белән иман
китердек диләр,
ләкин күңелләре
иманны кабул
иткәне юк. Янә
яһүдләрдән
ялган сүзне кабул
итүчеләре
бар, сине
кайгыртмасын
ялганга
ышанулары!
Алар синең сүзеңне
кабул итәрләр,
синең яныңа
килмәгән яһүд
файдасына сөйләсәң.
(Яһүдләрдән
берсе зина
белән
тотылгач:
"Мухәммәд
г-мнән
сорарбыз,
зина
кылучыларга
нинди хөкем? Әгәр
җиңел хөкем
булса, кабул
итәрбез, каты
хөкем булса,
кабул итмәбез",
– дип, үзара сөйләштеләр.
Рәсүлуллаһ
янына килгәч:
"Зинага
нинди хөкем",
– дип
сорадылар. Рәсүлуллаһ:
"Тәүратта
нинди хөкем
булса, шул
булыр", – диде.
Тәүратны
укып зина
хакында хөкемне
табып
укыдылар, ташлар
белән бәреп үтерү
иде, һәм
зиначыларны
бәреп үтерделәр.) Яһүдләр
Аллаһ сүзләрен
үзгәртәләр Тәүратта
язылганнан
соң. Алар әйтәләр:
"Әгәр зина
кылучыны бәреп
үтерергә дисә,
кабул итмәгез,
әгәр камчы
сугарга дисә,
кабул итегез,
әмма бәреп үтерүдән
сакланыгыз", –
дип
бер-берсен вәсвәсә
кылдылар.
Аллаһ берәүне
үзенең фетнәсе
белән фетнәләндерүне
теләсә, әлбәттә,
синең көчең җитмәс
Аллаһ фетнәсеннән
аны
коткарырга.
Аллаһу тәгалә
азган кешеләрнең
күңелен Аллаһуга
каршылык
чиреннән
пакьләргә
теләмәде.
Аларга дөньяда
хурлык, ахирәттә
олы ґәзаб. (41)