Мәрьям
угълы Гыйсәне
әүвәлге пәйгамбәрләр
әсәрләренә
иярттек, үзеннән
элек иңдерелгән
Тәүратны
тасдыйк
кылганы хәлдә
вә аңа Инҗилне
бирдек, ул Инҗилдә
һидәят диләлләре
вә белем
яктылыгы бар,
һәм ул Инҗил
элек иңдерелгән
тәүрат хөкемнәренә
муафикъ,
шулай ук ул һидәят
вә тәкъва
кешеләргә вәгазь.
(46)
Инҗил әһелләре
Аллаһ иңдергән
Инҗилдәге
Алла хөкемнәре
белән хөкем
итсеннәр,
ягъни Инҗилне
үзгәртмәүләре
һәм аның белән
гамәл кылулары
фарыз иде.
Берәү Аллаһ иңдергән
китап белән хөкем
итмәсә, гамәл
кылмаса,
андый кешеләр
фасыйклар. (Тәүрат,
Инҗил белән
гамәл
кылмыйча
залим, фәсыйк
һәм кәфер
булдылар.
Коръән белән
гамәл
кылмаучыларга
да шул хөкем). (47) Ий Мухәммәд
г-м! Без сиңа
хаклык белән
Коръәнне иңдердек,
әүвәлге
китапларның
хөкемнәрен
тасдыйклаганы
хәлдә һәм әүвәлге
китапларның
Аллаһ
китаплары икәнлеге
белән шәһадәт
биргәне хәлдә,
шулай булгач,
кешеләр
арасын Коръән
белән хөкем
ит! Әмма
Раббыңнан
килгән Коръәндәге
гадел хөкемнәрне
артыңа куеп,
Коръән хөкемнәрен
белмәгән
надан кешеләрнең
һавасына,
аларның
батыл гадәтләренә
иярә күрмәгел!
Сезләрдән һәрбер
җәмәгать өчен
шәригать төзедек
һәм диндә
ачык юллар күрсәттек.
Әгәр Аллаһ
теләгән
булса, әлбәттә,
бөтен дөнья
кешеләрен
бер диндә,
бер юлда һәммәсен
бер җәмәгать
кылыр иде, ләкин
сезгә биргән
нигъмәтләре һәм
иңдергән
Коръән хөкемнәре
белән Аллаһ
сезне сынап
карарга теләде.
Шулай булгач,
алданмагыз гөнаһлардан
саклануда һәм
савабны кәсеп
итүдә
ярышыгыз һәм
ярышта алга
чыгыгыз!!! Бит
кайта торган җаегыз
Аллаһу
хозурында,
анда сезгә
Аллаһ хәбәр
бирер дөньяда
вакытларыгызда
Аллаһ хөкемнәрендә
ихтилаф
кылышуларыгыз
белән. Ягъни
Коръән хөкемнәрен
үтәргә
тырыштыгызмы?
Яки шайтан
гамәле
булган бидеґәт
гамәлләрне үтәргә
тырыштыгызмы?
Хөкем каты
булыр. (48) Без сиңа
Коръәнне иңдердек
кешеләр
арасында
гаделлек илә
хөкем итмәклегең
һәм өммәтеңдә
аның белән
гамәл кылсын өчен.
Коръән хөкемнәренә
иярергә теләмәгән
җаһил кешеләрнең
нәфес һаваларына,
аларның
ялган гамәлләренә
иярмәгел!
Аллаһ иңдергән
хөкемнәрнең
кайберләреннән
сине дүндерүләреннән,
адаштыруларыннан
саклан!
Аларга иярсәң,
әлбәттә,
адаштырырлар.
Әгәр алар
синнән хөкем
иттерүдән
яки Коръән
белән гамәл
кылудан баш
тартсалар,
яхшы, бәлки
Аллаһ аларның
бәгъзе гөнаһлары
өчен аларны ґәзаб
кылырга
телидер.
Кешеләрнең күпләре
Коръән белән
гамәл
кылмаулары сәбәпле,
әлбәттә,
фасыйклар. (49) Әйә
Коръән хөкемнәренә
риза
булмаган
явыз кешеләр җаһилият
хөкемен
телиләрме?
Ягъни Коръән
хөкемнәрен
куеп,
наданнарның
сүзләрен
диндә дәлил
итәләрме?
Адашкан кешеләрнең
сукыр гадәтләрен
диндә юл итеп
алалармы? Бит
Коръән белән
гамәл кылучы
кешеләр өчен
Аллаһудан да
күркәмрәк,
гаделрәк хөкем
итүче
булырмы? Әлбәттә,
юк! (50)