Әгәр алар
расүлгә иңдерелгән
аятьләрне
ишетсәләр күзләреннән
яшь агадыр
хакны – хак
дип
тануларыннан,
һәм алар әйтерләр:
"Ий Раббыбыз –
Аллаһ! Иман
китердек,
безләрне
синең
берлегең белән
шәһадәт бирүчеләр
белән бергә
язгыл", – дип. (83) "Ни
булган безгә
Аллаһуга һәм үзебезгә
килгән хак
Коръәнгә
ышанмаска,
безгә ни
булган? Әлбәттә,
ышанабыз һәм
Раббыбыз
изгеләр белән
бергә җәннәткә
кертер дип өмет
итәбез", –
диделәр. (84) Аллаһу
тәгалә,
аларның иман
китереп мөселман
булганнары һәм
әйткән хак сүзләре
өчен
асларыннан
елгалар
агучы җәннәтләрне
бирде, алар
анда мәңге
калырлар. Ул
Җәннәтләр
изгелек
кылучыларның
җәзасы. (85) Кәфер
булган кешеләр
безнең аятьләребезне
ялганга
тоттылар –
алар җәһәннәм
әһелләре. (86) Ий мөэминнәр!
Аллаһ сезнең өчен
хәләл иткән
пакь нәрсәләрне
үзегезгә хәрам
кылмаган һәм
Аллаһ сызган
сызыктан
тышкары үтмәгез!
Дөреслектә
сызыктан үтүчеләрне
Аллаһ һич тә
сөйми. (87) Вә
ашагыз Аллаһ
сезнең өчен хәләл
иткән пакь
ризыклардан һәм
үзегез
ышанган Аллаһудан
куркыгыз,
сызыктан
тышкары үтүдән
сакланыгыз! (88) Аллаһ,
сезне ґәзаб
кылмас уйнап әйткән
антларыгыз өчен
аны үтәмәсәгез,
мәгәр ґәзаб
кылыр шәригать
буенча ант
ителгән дөрес
урында – ант
итеп тә ул
ант үтәлмәсә.
Ул үтәлмәгән
антның кәффарәте:
ун мескенгә
аш ашатмак өй
әһелләрегез
ашаган
ризыкның
уртача
булганы белән,
яки ун
мескенгә
кием кидермәк,
яки бер кол
азат итмәк,
боларны эшләргә
көче җитмәсә,
тоташ өч көн
ураза тотар.
Бу йөкләтелгән
эшләр үтәмәгән
антларыгызның
кәффарәте,
антларыгызны,
әлбәттә, үтәгез!
Әнә шулай
Аллаһ үзенең
хөкемнәрен
сезгә ачык
итеп аңлата,
шаять
шатланып,
Аллаһуга шөкер
итәрсез. (89)