Суда
яшәгән
хайваннарны
ауламак һәрвакыт
хәтта ихрам
баглаган хәлегездә
дә сезгә хәләл
ителде, диңгезләрдә
йөрүчеләргә
файдаланырлык
тәгам булсын өчен
балык вә
башка ризык
булырдай нәрсәләре
диңгезнең
сезгә хәләл
булды. Ләкин
суда үлгән
балык хәләл түгел.
Сезгә хәрам
ителде
кыр-урман
хайваннары
ихрамда хәлегездә.
Аның
хозурына
кайтачак
Аллаһудан
куркыгыз, аның
хөкемнәрен
бозудан
сакланыгыз! (96) Аллаһу
тәгалә мәсҗид
Хәрамдагы Кәгъбәне
мөселманнарга
кыйбла кылды,
аның белән
ислам дине һәм
мөселманнар
каим булып яшәр,
сугышу хәрам
булган айларны,
корбан
чалуны һәм мәсҗид
Хәрамдагы
яки хаҗдагы
ачык ґәләмәтләрне
мөселманнар
файдасына
кылды. Коръәндәге
бөтен хәбәрләр
сезгә сөйләнә
– дөреслектә
Аллаһу тәгаләнең
җирдә вә күкләрдә
булган нәрсәләрне
белгәнлеген
белүегез өчен,
әлбәттә, Аллаһ
һәрнәрсәне
белүче. (97) Бик
яхшы белегез
ки: Аллаһ, үзенә
итагать итмәгәнлекләрдән
каты ґәзаб
белән үч
алучы һәм тәүбә
итүчеләрне
ярлыкаучы, рәхимле.
(98)
Расүл г-мнең
бурычы фәкать
Аллаһ хөкемнәрен
һич үзгәртмичә
кешеләргә
ирештерү генә.
Аллаһ
сезнең, күрсәтеп
һәм яшереп
эшләгән эшләрегезне
яхшы белә. (99) Әйт:
"пакь илә нәҗес,
хак илә батыл
һич тигез
булмас", – дип,
гәрчә сине нәҗеснең
күплеге ґәҗәбләндерсә
дә! Ий гакыл
ияләре! Аллаһудан
куркыгыз – нәҗес
һәм батыл эшләрдән
сакланыгыз! Шаять өстенлек
табарсыз – котылырсыз.
(100) Ий мөэминнәр!
Тиешсез
сораулар
бирмәгез, әгәр
сорауыгызга җавап
бирелсә – ул җавап
сезне
кайгыга
салыр, әгәр
Коръән иңеп
торган
вакытта
яшерен нәрсәләр
турында
сорасагыз
аның җәвабы
бирелер,
тиешсез нәрсәләр
турында
сораганнарыңызны
Аллаһ гафу
итте инде,
сорамагыз! Аллаһ
ярлыкаучы,
юаш. (101) Сездән
әүвәлге
каумнәрдә пәйгамбәрләренә
шундый
сораулар
бирделәр –
сорауларына җавап
бирелгәч, соңра
җавапны
инкяр итеп, кәфер
булып әверелделәр. (102) Аллаһ,
кешеләрнең
кулындагы
хайваннарга:
Бәхирә, Саибә,
Вәсыйлә, Хам
дип исем бирмәде
һәм аларны хәрам
да кылмады, ләкин
кәферләр
Аллаһуга
ялганны
ифтира
кылдылар "бу
хайваннарны
Аллаһ хәрам
кылды", дип,
аларның күпләре
аңламыйлар. (103)