Кыямәт көнендә
Аллаһ расүлләрне
җыяр өммәтләрен
хөкем итәр өчен,
Аллаһ алардан
сорар: "Сезнең
Аллаһ хөкемнәрен
ирештерүегезне
өммәтләрегез
ничек кабул
ит-теләр?" – дип,
Рәсүлләр әйтте:
"Без аларның
хәлен
белмибез,
бездә гаепне
белә торган
белем юк. Ий
Раббыбыз, әлбәттә,
Син бөтен
яшерен эшләрне
белүчесең", –
дип. (109) Аллаһу
тәгалә кыямәт
көнне әйтер:
"Ий Мәрьям
угълы Гыйса,
без сиңа һәм
анаңа биргән
нигъмәтне бүген
сөйлә! Җәбраил
илә сиңа куәт
биргәнебезне,
кешеләр белән
бишектә һәм пәйгамбәр
булгач хикмәтле
сүзләр белән
сөйләшүеңне,
мин сиңа
язарга өйрәткәнемне,
ислам хөкемнәрен,
тәүратны, инҗилне
өйрәткәнемне,
янә минем әмерем
илә кош сурәтен
ясап аңа өрер
идең, аннары
минем әмерем
илә кош булып
очар иде, янә
минем әмерем
илә
сукырларны күзле
итәр идең һәм
ала тәнле
кешеләрне сәламәтләндерер
идең, дәхи бәни
Исраилнең мәкереннән
сине
коткарганымны
һәм син
аларга инҗил
хөкемнәре вә
ачык могҗизалар
белән килгәч,
аларның
ышанмаучылары,
бу сихердән
башка һичнәрсә
түгел, дип
инкяр иткәннәрен
сөйләп бир, хәтерләренә
төшер", – дияр
Аллаһу тәгалә.
(110) Ий хәварийон!
Миңа һәм расүлемә
иман
китерегез,
дип вәхи
кылсам хәварийоннар
әйттеләр:
"Иман
китердек ий
Гыйса, безнең
мөселман
булганлыгыбызга
шаһит бул", –
дип. (111) Хәварийоннар
әйттеләр: "Ий
Гыйса, синең
Раббыңның,
безгә күктән
аш яулыгы белән
ризык иңдерергә
көче җитәме?"
– дип.
Гыйса әйтте:
"Аллаһудан
куркыгыз – ґәзабыннан
сакланыгыз, үзегезне
бәла-казага
салмагыз! Әгәр
хак мөэминнәрдән
булсагыз". (112) Алар әйттеләр:
"Күктән иңгән
ризык белән
ризыкланырга
һәм күңелебезнең
карарлануын
телибез, дәхи
мин Аллаһуның
расүле дигән
сүзеңнең хаклыгын
белмәкче
булабыз, янә
ул ризыкның
Аллаһудан иңдерелгәнлегенә
шәһитләрдән
булуыбызны
телибез", –
дип. (113)