Ул
Аллаһ сезне
кичтә-төнлә үтерә
һәм көндез ни
эшләгәнегезне
белә, соңра
рухларыгызны
үзегезгә
кайтарып
сезне
тергезер,
билгеләнгән
гомерегезнең
мөддәте тәмам
булыр өчен,
гомерләрегез
тәмам булгач,
кайта торган
урыныгыз
Аллаһ
алдында,
аннары
кылган гамәлләрегез
белән Ул үзегезне
таныштырыр. (60) Ул –
Аллаһ
коллары өстеннән
кадир вә сезгә
сакчы фәрештәләрең
күндерер,
алар сезнең
гамәлегезне
язарлар. Инде
берегезгә үлем
килсә, без күндергән
фәрештәләр
аның рухын
алыр фәрештәләр
килгәч, һич
миһләт
бирелмәс күз
йомып-ачарга
вакыт калмас.
(61)
Үлгәннән соң
кешеләр хак
хуҗалары
булган Аллаһуга
кайтарылырлар.
Әґәһ
булыгыз, хөкем
итү Аллаһ эше
вә ул хисап
кылучыларның
ашыгучырагы.
(62)
Әйт: "Корыда һәм
диңгездә
караңгылыктагы
куркынычлардан
сезне кем
коткарыр?".
Ул коткаручы
заттан түбәнчелек
белән әшкәрәдә
һәм яшерендә һәлакәтлектән
коткаруын
сорыйсыз, әгәр
бу һәлакәтлектән
коткарса, әлбәттә,
Аллаһуга
итагать итеп һәм
гыйбадәт
кылып шөкер
итүчеләрдән
булыр идек,
дисез. (63) Әйт:
"Ул һәлакәтлекләрдән
фәкать Аллаһ үзе
генә
коткаручы һәм
авырлыклардан
азат итүче,
соңра Аллаһудан
башканы Илаһә
тотып мөшрик
буласыз", –
дип. (64) Әйт: "Өстегездән
вә аяк
астыгыздан
сезгә ґәзаб җибәрергә
яки сезгә
азган
халыкны
аралаштырырга
Аллаһ, әлбәттә,
кадир", – дип. Ягъни мөселманнарның
– кәферләргә
яки батыл
диндә
булганнарга
яки ислам
динен бозучы
бидеґәтче мөселманнарга
аралашулары –
шулдыр һәлакәтлек.
(65)
Синең каумең
Коръәнне
ялган диделәр,
хәлбуки ул
Коръән – хак. "Мин сезне
дингә көчләп
кертүче вәкил
түгелмен", –
диген. (66) Коръәндә
хәбәр бирелгән
һәрнәрсәнең
урыны һәм
вакыты бар,
Коръәндә әйтелгән
сүзләрнең
хак икәнлеген
тиздән
белерсез. (67) Әгәр
аятьләребезне
яманлап сөйләүчеләрне
күрсәң, хәтта
башка сүзгә күчкәннәренә
чаклы алар
янында торма,
кит! Вә әмма
алардан
киселү
хакындагы
Аллаһ хөкемен
шайтан сиңа
оныттырса, хәтереңә
төшү белән
кит, залим
каумнәр
янында
тормагыл. (68)