Коръән
белән гамәл
кылучы тәкъва
мөэминнәргә
лязем түгел
Коръән
юлында
булмаган
кешеләрнең
эшен яки гөнаһын
хисап, кылу, ләкин
Аллаһ ґәзабыннан
саклансыннар
өчен вәгазьләнү
лязем. (69) Ий Мухәммәд
г-м яки аның өммәте!
Диннәрен
уенчык итеп
тоткан һәм
Аллаһ хөкемнәрен
җиңелгә
санаган вә дөньяга
алданган
кешеләрдән
кисел,
алардан
саклан!
Имансыз,
динсез яшәп һәлак
булмасыннар өчен
аларны вәгазь
кыл! Бит ґәзабтан
котылу өчен
Аллаһудан
башка ярдәм
бирүче хуҗа вә
шәфкать итүче
зат юк, Коръән
белән гамәл
итмәгән кеше
дөньядагы бөтен
байлыкны җәһәннәмнән
котылу өчен
бирсә, кабул
булмас һәм ґәзабтан
чыга алмас. Әнә шундый
кешеләр Коръән
белән гамәл
кылмыйча һәлакәтлекне
кәсеп итүчеләр,
исламга көферлек
кылганнары өчен
аларга җәһәннәм
ґәзабы һәм эчәргә
пычрак,
кайнар су
булыр. (70) Әйт:
"Безгә
файданы да,
зарарны да
ирештерә
алмый торган
затка гыйбадәт
кылыйкмы
Аллаһудан
башка? Аллаһ
безне туры
юлга күндергәннән
соң бу туры
юлны ташлап, әүвәлге
адашуыбызга
кире
кайтыйкмы?
Шайтаннарның
алдавы белән
кырда яки
урманда
адашып
аптырап
калган кешеләр
кеби, ул
адашып
аптыраган
кешенең
адашмаган
юлдашлары да
бар, алар
чакырырлар:
"Кил, туры юл
монда", – дип. Әйт:
"Әлбәттә, Аллаһ
Һидәяте генә Һидәят,
янә бөтен галәмнәрне
тәрбияләүче
Аллаһуга
итагать итеп,
чын мөселман
булырга Аллаһудан
боерылдык", –
дип. (71) Янә
намазларны
вакытында үтәү
белән
боерылдык,
Аллаһуга тәкъвалык
кылыгыз! Ул
– Аллаһы ки,
кубарылып
аның
хозурына
барырсыз. (72) Ул –
Аллаһ Җир вә
Күкләрне
халык кылды
хаклык белән
вә
кубарылачак
көнне "бар
бул дияр – бар
булыр", ягъни
терелегез
дияр – һәммә
кеше терелер.
Вә Аның сүзе
хак,
сабиттер, бул
дигәне булыр.
Исрафил
суры өрелгән
көндә бөтен
кешеләр өстеннән
патшалык
Аныкы, Ул
яшерен вә әшкәрә
нәрсәләрне
белүче, янә
Ул гадел хөкем
итүче, һәрнәрсәдән
хәбәрдар. (73)