Әгәр
аларга күрсәтеп
фәрештәләр иңдерсәк
вә мәетләрне
тергезеп
алар белән сөйләштерсәк
һәм һәрнәрсәне
аларның
алларына
каршы куйсак,
аннары ул нәрсәләр:
"Коръән Аллаһ
китабы", – дип
сөйләп
торсалар да
имансызлар
ышаначак түгелләр,
мәгәр Аллаһ
теләгән
кешеләр иман
китерәчәкләр,
ләкин аларның
күбрәге җаһиллек
кылалар. (111) Коръән
белән гамәл
кылучыларның
дошманнары
булган кеби, әүвәлге
пәйгамбәрләрнең
дә яки аларның
өммәтләренең
дә
дошманнары
булды. Без
аларга җени һәм
адәми
шайтаннарны
дошман
кылдык, ул
шайтаннар,
алдана
торган
зарарлы сүзләрне
файдалы күрсәтеп,
бер-берсен вәсвәсә
кылырлар. (Мөселманнарны,
гомумән, бөтен
кешеләрне
адаштыру өчен
булган иң көчле
кораллары –
бидеґәт гамәлләрдер). Әгәр
Раббың, җени
вә адәми
шайтаннарның
вәсвәсә
кылмауларын һәм
кешеләрне
аздырмауларын
теләсә иде, әлбәттә,
вәсвәсә
кылмас һәм
аздырмас
иделәр, ул
шайтаннардан
һәм аларның
Аллаһуга
ифтира
кылган ялган
сүзләреннән
кисел. (112) Җени вә
адәми
шайтаннар,
ахирәт көненә
ышанмаган
кешеләрнең күңелләрен
үзләре ягына
аудару өчен аларга
төрле ялган сүзләрне
вәсвәсә
кылырлар һәм
кабул итсеннәр
өчен вәсвәсәне
күп кылырлар,
аларның бу
эшләре башка
кешеләрнең дә
үзләре кебек үк
шайтан
булуларын
теләгәннәре өчен.
(113) Коръән белән
гамәл кылучы
хак мөэмин,
Коръән белән
гамәл
кылмаучы бидеґәтчеләргә
әйтер: "Хак илә
батыл арасын
аеручы һәм
сезнең белән
безнең арада
булган хәлне
ачыклаучы
Коръәнне
читкә куеп,
адашкан
кешеләрнең
ялган сүзләрен,
батыл гамәлләрен
диндә дәлил
итеп алыйммы?
Хәлбуки Аллаһу
тәгалә, һәрнәрсәне
яхшы төшендерүче
һәм уң белән
сулны ачык өйрәтүче
Коръәнне
сезгә иңдерде,
ягъни Коръән
миңа гына түгел
ул сезгә дә,
аның белән
гамәл
кылыгыз", –
дип. Китап әһле
яһүд вә
насара, Коръәннең
хаклык белән
Раббыңнан иңдерелгәнлеген,
әлбәттә, беләләр,
ләкин белә
торып инкяр
итәләр, син
Коръән сүзләреннән
шикләнүчеләрдән
булма. (114)
Китергән хәбәрләре
дөреслек белән,
бөтен хөкемнәре
гаделлек белән
Раббыңның сүзләре
тәмам булды.
Аның сүзләрен
үзгәртүче һич
юк, Ул ишетүче,
белүче. (115) Ий Мухәммәд
г-м һәм аның өммәте,
әгәр җир өстендәге
кешеләрнең күбрәгенә
иярсәң, я
аларга
итагать итсәң
ул чагында
алар сине
Аллаһ
юлыннан
адаштырырлар,
чөнки күпчелек
хакка иярми,
бәлки сукыр
занга, үлчәүсез
фикергә иярә һәм
алар һичкем түгелләр,
фәкать хакны
ялганлаучылар.
(116) Дөреслектә
синең Раббың
белә Аның
юлыннан
адашкан
кешене, янә
Ул белә Коръән
белән гамәл
кылып һидәяттә
булганнарны
да. (117) Ий мөэминнәр!
Бугазлый
торган
хайваннарыгызны
"Бисмил-ләһи
Аллаһу әкбәр",
дип, бугазлап
кына ашагыз! Әгәр
Аның аятьләренә
ышансагыз. (Димәк,
Аллаһ
исеменнән
башка
бугазланган
хайван итен
ашаган кеше
Аллаһуның
аятьләренә
ышанмаган
буладыр). (118)