Аллаһу тәгалә,
сезнең өчен дүрт
пар – сигез җенесне
халык кылды,
аларны сезгә
хәләл итте:
куй-сарыктан
бер парны, кәҗәдән
бер парны. Әйт:
"Аллаһ, куй вә
кәҗә иркәкләрен
һәм ана куйны
вә ана кәҗәне
хәрам
кылдымы? Яки
куй вә кәҗә
карнындагы бәрәннәрне
хәрам
кылдымы? Әгәр
боларны хәрам
кылган булса,
дәлилләрегезне
миңа күрсәтегез
дөрес сөйләүчеләрдән
булсагыз", –
дип. (143) Янә
Аллаһ, сезнең
өчен ата дөяне
вә ана дөяне һәм
үгез белән
сыерны халык
кылды һәм хәләл
итте. Әйт: "Ата дөяне
вә үгезне һәм
ана дөя белән
сыерны яки
аларның
карыннарындагы
балаларын
Аллаһ хәрам
кылдымы? Әйә
сез шаһит
булдыгызмы
Аллаһуның бу
хакта
васыять әйткән
чагында,
ягъни Аллаһуның:
"Бу
хайваннарны
сезгә хәрам
кылдым", – дигән
сүзен
ишеттегезме? Наданлык
белән дәлилсез
кешеләрне
адаштыру өчен
Аллаһуга
ялганны
ифтира
кылган кеше хәтле
залим-залимрәк
кеше булырмы?
Әлбәттә, Аллаһу
тәгалә
залимнәрне
туры юлга
салмас. (144) Әйт:
"Аллаһудан
миңа вәхий
кылынган
Коръәндә
тапмыймын
ашаучыга
ризык йөзеннән
хәрам нәрсәне,
мәгәр үлгән
хайван,
бугазлаганда
аккан кан, дуңгыз
ите һәм
бугазлаганда
Аллаһ исемен әйтмичә
башка берәр мәхлук
исемен әйтеп
бугазлаган
хайван ите,
боларны хәрам
дип таптым", –
дип, берәү
ашарга һичнәрсә
тапмыйча
ачка үлү
ихтималы
булганда
зарурат хәтле
генә ашаса, гөнаһ
булмас. Бу
хәлдә, әлбәттә,
Раббың
ярлыкаучы һәм
рәхимле. (145) Дәхи яһүдләргә
һәрбер
тырнаклы хайванны
хәрам кылдык,
янә сыер вә
куй майларын
аларга хәрам
кылдык, мәгәр
сыер белән
куйның арка
майларын, эчәкләре
өстендәге
майларны вә сөякләренә
аралашкан
майны аларга
хәләл иттек,
бу хөкемебез
аларга җәза
булды
явызлыклары өчен
вә Без тәхкыйк
сүзебездә вә
хөкемебездә
туры
торучыбыз. (146)