Ий Мухәммәд
г-м! Әгәр кәферләр
сине ялганчы
дисәләр, син
аларга әйт:
"Раббыгыз киң
рәхмәт иясе,
сезне дөньяда"
ґәзаб
кылырга
ашыкмас, әмма
ахирәттә
Аллаһуның ґәзабы
залим каумнәрдән
кире китмәс." (147) Мөшрикләр
тиздән әйтерләр:
"Әгәр Аллаһ
теләгән
булса иде
безнең мөшрик
булмавыбызны,
үзебез дә һәм
ата-бабаларыбыз
да Аллаһуга һичнәрсәне
тиңдәш
кылмаган
булыр идек һәм
Аллаһ хәрам
кылмаган нәрсәләрне
берсен дә хәрам
кылмаган
булыр идек", –
дип. Соңгы
мөшрикләр пәйгамбәрләрне
ялганга
тоткан кеби, әүвәлге
мөшрикләр дә
ялганга
тоттылар, хәтта
ґәзабыбызны
татыганчы. Әйт:
"Сүзләрегезне
вә кылган эшләрегезне
дөресләргә дәлилләрегез
бармы? Әгәр
булса, безгә
чыгарып күрсәтегез!
Сез хак
булган дәлилләргә
иярмисез, фәкать
сукыр җаныгызга
иярәсез, янә
сез һичкем түгел,
мәгәр
ялганчыларсыз."
(148) Хак
булган көчле
дәлил – Аллаһ
дәлиле, әгәр
Аллаһ теләсә
иде, әлбәттә, һәммәләрегезне
дә туры юлга
күндерер иде. (149) Әйт:
"Хайваннардан
вә игеннәрдән
Аллаһ
кайберләрен
хәрам кылды
дип шәһадәт
бирүче шәһитләрегезне
китерегез, әгәр
Аллаһ хәрам
дип әйткән
булса, дәлилне
күрсәтсеннәр",
– дип. Ялганга
шәһадәт бирсәләр,
әмма син алар
белән бергә шәһадәт
бирмә, ягъни
ялган сүзләрен
тәсдыйк
кылма, вә
аятьләребезне
ялган диюче һәм
ахирәткә
ышанмаучыларның
нәфис һаваларына
иярмә, алар
кылганны
кылма, әле
алар үзләрен
тәрбия
кылучы Аллаһуны
сынымнары
белән
бертигез күрәләр.
(150) Әйт:
"Килегез
минем яныма,
Аллаһ хәрам
кылган нәрсәләрне
сезгә
укырмын, Аллаһуга
һичкемне һичнәрсәне
тиңдәш
кылмаска һәм
ата-анага
изгелек итәргә
әмер кылды, дәхи
ач булудан
яки тәрбияләп
үстерү мәшәкатеннән
куркып
балаларыгызны
үтермәгез
диде, бит
сезне дә вә
балаларыгызны
да Без
ризыкландырабыз,
һәм зина кылу
кеби фәхеш
эшләрнең
ачык эшләнә
торганнарына
да, яшерен
эшләнә торганнарына
да якын
бармагыз, һәм
дә Аллаһ кеше
үтерүне хәрам
кылды, кеше үтермәгез,
мәгәр үтерергә
тиешле булса
гына үтерегез!
Бу эшләр
белән
Раббыгыз
сезгә
васыять вә әмер
кылды, шаять
аңларсыз. (151)