Адәм вә Хәва
әйттеләр: "Ий
Раббыбыз, үзебезгә
золым кылдык,
әгәр безне
ярлыкамасаң һәм
рәхмәт
кылмасаң, әлбәттә,
бәхетсезләрдән
булачакбыз", –
дип. (23) Аллаһ әйтте:
"Ий Адәм белән
Иблис
бер-берегезгә
дошман
булганыгыз хәлдә
Җиргә иңегез!
Сезгә
торачак урын һәм
әҗәлегезгәчә
файдаланачак
җай Җирдә." (24) Аллаһ әйтте:
"Җирдә
тереклек итәрсез
вә Җирдә үләрсез
һәм Җирдән
чыгарылырсыз."
(25)
Ий Адәм балалары!
Без сезгә
киемнәр
яраттык, ул
киемнәр гаурәтләрегезне
каплар, янә
мал яраттык һәм
дә тәкъвалык
киемен
бирдек, ул тәкъвалык
– саклану
киеме хәерледер,
ошбу зекер
ителгән нәрсәләр
Аллаһу тәгаләнең
галәмәтләре,
шаять кешеләр
вәгазьләнерләр.
(26)
Ий Адәм
балалары! Ата-анагызны
җәннәттән
чыгарган
кеби, шайтан
сезне фетнәгә
салмасын,
аларның
киемнәрен
салдырып
гаурәтләрен үзләренә
күрсәтер өчен
аларны
алдады. Тәхкыйк
шайтан һәм
аның гаскәре
сезне күрәләр,
сез аларны күрмәгән
урыннан, әлбәттә,
шайтаннарны
ышанмаучыларга
дус кылдык. (27)
Кайчан фәхеш
эшне
кылсалар:
"Ата-бабаларыбызның
бу эшне эшләгәннәрен
күрдек һәм
Аллаһ әмер
кылды бу эшләрне
кылырга", –
диләр, әйт:
"Аларга Аллаһ
андый фәхеш
эшләргә әмер
кылмый, белмәгәнегезне
Аллаһуга
ифтира
кылырга
ничек
оялмыйсыз", –
дип. (28) Әйткел:
"Раббым һәр
эштә гадел
булырга өндәп
әмер бирде вә
һәр мәсҗидтә
йөзләрегезне
кыйблага юнәлдерегез
вә динне Аллаһ
ризалыгы өчен
генә ихлас
тотып, Аңа
гына гыйбадәт
кылыгыз! Әүвәлдә
юктан бар
булганыгыз
кеби, үлгәннән
соң терелеп
бар
булырсыз", –
диде. (29) Аллаһу
тәгалә бер
фирканы туры
юлга күндерде
вә бер
фирканы
рисвай итеп
аларга заләләт
сабит булды,
чөнки алар
Аллаһудан
башка
шайтаннарны
дус итеп
алдылар, шулай
булса да
алар: "Без
туры юлга күнелгән
кешеләр", –
дип зан итәләр.
(30)