Ий Адәм
балалары! Һәр
сәҗдә кыла
торган
урында гаурәтләрегезне
каплар өчен
зиннәтле
киемнәрегезне
алып киегез,
ашагыз вә
эчегез, ләкин
исраф
кылмагыз, тәхкыйк
Аллаһ исраф
итүчеләрне сөйми.
(31)
Әйт: "Аллаһу тәгалә
бәндәләренә
биргән зиннәтле
киемнәрне
кем хәрам
кылды вә
ризыктан
пакь, ләззәтле
булганнарын
кем хәрам
кылды?" Әйт:
"Ул зиннәтле
киемнәр вә
хуш булган
ризыклар дөньяда
вакытта иман
китергән мөэминнәргә,
кыямәт көнендә
махсус мөэминнәргә,
кәферләргә мәхрүмнәрдер".
Әнә шулай
аятьләребезне
ачык аңлатабыз
хакны белгән
кешеләр өчен.
(32)
Әйт: "Раббым фәхеш
эшләрне күрсәтеп
эшли
торганын да,
яшерен эшли
торганын да хәрам
кылды, күрсәтеп
эшли торганы:
су буенда ирләр
вә хатыннар
бергә су керү,
кояшта
кызыну кеби
эшләр, яшерен
булганы –
зина кылу эшләредер.
Янә гөнаһлы
эшләрне,
хаксыз золым
итү, тәкәбберләнүне,
мәхлукны
Аллаһуга тиңдәш
кылырга ярый
дип, Аллаһудан
аять иңмәгән
көйгә һәм
Аллаһ
хакында белмәгәнне
сөйләүне хәрам
кылды", – дип. (33) Һәрбер
өммәтнең
билгеләнгән әҗәле
бар, әгәр
аларга әҗәлләре
килсә, бер сәгать
иртә килмәс һәм
бер сәгатькә
кичекмәс. (34) Ий Адәм
балалары! Һәркайчан
сезгә минем рәсүлләрем
килсә һәм
аятьләремне
сезгә
укысалар, берәрегез
аятьләремә
иярсә һәм төзәлсә,
әлбәттә,
аларга курку
вә көенү
булмас. (35) Бәгъзе
кешеләр
аятьләребезне
ялган диделәр
һәм Аллаһуга
каршы тәкәбберләнделәр,
алар җәһәннәм
кешеләре,
анда мәңге
калырлар. (36) Аллаһуга
ялганны
ифтира
кылган, яки
Аның аятьләрен
ялган дигән
кешедән дә
залимрәк
кеше бармы? Әлбәттә,
юк! Ул кешеләргә
Коръәндә әйтелгән
ґәзаблардан үзләренең
өлеше ирешер,
хәтта әҗәл фәрештәләре
килеп аларның
җаннарын
алырлар һәм әйтерләр:
"Аллаһудан
башка гыйбадәт
кылган
затларыгыз
кайда", – дип, мөшрикләр
әйттеләр:
"Ялган Илаһәләребез
бездән гаиб
булдылар –
югалдылар", –
дип, "Тәхкыйк кәфер
булдык", – дип үзләренең
зарарына шәһадәт
бирерләр. (37)