Ул яңгыр
белән җире
яхшы булган шәһәрнең
үләннәре,
игеннәре үсәр
тәрбияче –
Аллаһ әмере
илә (яхшы
җир яңгырдан
файдаланган
кеби, яхшы
кешенең күңеле
Коръәннән
файдаланыр), җире
начар булган
шәһәрнең үләне
вә игеннәре
чыкмас-үсмәс,
мәгәр
кыйналып, зәгыйфь
булып бик аз үсәр
(Имансыз
кешенең яки
начар кешенең
күңеле Коръәннән
файдаланмас,
Аның хак сүзләрен
ишетмәс, бәгъзе
вакыт ишетсә
дә – көчләнеп
кенә ишетер, әмма
кабул итмәс). Әнә
шулай нигъмәтләребезгә
шөкер итүче
каумнәр өчен
аятьләребезне
ачык бәян
кылабыз. (58) Тәхкыйк
Нухны кауменә
расүл итеп җибәрдек,
әйтте: "Ий
каумем! Фәкать
Аллаһуга
гына гыйбадәт
кылыгыз, Аллаһудан
башка сезнең
Илаһәгез юк,
каһәре зур
булган туфан
көненең ґәзабы
сезгә ирешер
дип куркам", –
дип. (59) Нух
кауменең
аксакаллары әйтте:
"Ий Нух! Без
сине тәхкыйк
адашкансың
дип күрәбез",
– дип. (60) Нух әйтте:
"Ий каумем! Миндә
адашмаклык
юк, ләкин
барча галәмне
тәрбия
кылучы – Аллаһуның
расүлемен." (61) Сезләргә
Раббымның хөкемнәрен
ирештерермен
вә сезләрне үгет-нәсыйхәт
кылырмын һәм
Аллаһ белдерүе
белән сез
белмәгән нәрсәләрне
белермен. (62) Әйә
сез
арагыздан үзегез
кеби бер иргә
Аллаһудан
китап иңдерелүгә
ґәҗәбләнәсезме?
Ул китап
килде Аллаһ ґәзабы
белән сезне
куркытмак өчен,
һәм Аллаһуга гөнаһлы
булудан
сакланырга
юл күрсәтер өчен
килде, вә тәкъвалык
кылганыгыздан
соң Аллаһуның
рәхмәтенә
ирешмәклегегез
өчен. (63) Кауме
Нухны
ялганчы
диделәр,
Нухны вә аңа
ияргән мөселманнарны
көймәдә
туфан
суыннан
коткардык вә
аятьләребезне
ялган диючеләрне
туфан суында
батырдык, тәхкыйк
алар хакны күрми
торган сукыр
булдылар. (64) Вә Гад
кауменә кардәшләре
Һудны пәйгамбәр
итеп җибәрдек,
Һуд әйтте: "Ий
каумем, фәкать
Аллаһуга
гына гыйбадәт
кылыгыз, Аллаһудан
башка Илаһәгыз
юк, әйә Аллаһ
ґәзабыннан
курыкмыйсызмы",
– диде. (65) Һудның
кауменнән кәфер
булганнары әйтте:
"Ий Һуд, без
сезне
наданлыкта вә
диваналыктасың
дип беләбез һәм
дә сине
ялганчы дип
зан кылабыз",
– дип. (66) Һуд әйтте:
"Ий каумем!
Миндә
диваналык юк,
ләкин мин
барча галәмне
тәрбия
кылучы Аллаһуның
расүлемен, (67)