"Бөтен
галәмне тәрбия
итүче Аллаһуга
иман
китердек", –
диделәр. (Фиргаун:
"Миңа иман
китердегезме",
– дип сорады). (121)
Сихерчеләр:
"Муса вә Һарунның
Раббысына
иман
китердек", –
диделәр. (122)
Фиргаун әйтте:
"Мин рөхсәт
бирмичә
Мусага иман
китерәсезме? Тәхкыйк
сез шәһәрдән
хәйлә-мәкер
корып килгәнсез,
ул шәһәрдән
халыкны
чыгармаклыгыгыз
өчен, бик тиз
белерсез
сезгә ни
кылганымны".
(123) "Әлбәттә,
мин сезнең уң
кул вә сул
аякларыгызны,
яки сул кул вә
уң
аякларыгызны
кисәрмен, соңра
барчагызны
асармын". (124)
Сихерчеләр әйттеләр:
"Ассаң –
асарсың, Аллаһуга
кайтабыз,
синең асуыңнан
курыкмыйбыз".
(125) Ий
Фиргаун! Син
безне шелтә
кылмыйсың,
башка нәрсә өчен
мәгәр шелтә
кылсаң
Раббыбыздан
килгән аятьләргә
иман китергәнебез
өчен генә. Ий
Раббыбыз!
Фиргаун
кылган ґәзабка
чыдарга безгә
сабырлык бир һәм
безне мөселман
булган хәлебездә
үтер! (Фиргаун,
иман китергән
сихерчеләрне
әйткәнчә ґәзаблап
үтерде. Карагыз!
Иманнары
нинди көчле
булган
Фиргаунның ґәзаблап
үтерүеннән һич
курыкмаганнар,
иманнарыннан
кире дүнмәгәннәр). (126)
Фиргаун
кауменнән
олылары әйттеләр:
"Ий Фиргаун!
Мусаны вә аның
каумен җир өстендә
бозыклык
кылсыннар һәм
сиңа вә
сынымнарыңа
гыйбадәт
кылуны
куйсыннар өчен
аларны
калдырасыңмы?
Ягъни үтерергә
кирәк", –
диделәр.
Фиргаун әйтте:
тиздән кыз
балаларын
калдырып, ир
балаларын үтерербез
без, әлбәттә,
алардан өстенбез,
көчлебез", –
дип. (127) Муса, үзенең
кауменә әйтте:
"Аллаһудан
ярдәм
сорагыз һәм
залимнәрнең
золымына
чыдагыз! Бит
Җир Аллаһу тәгаләнеке,
ул Җиргә Үзе
теләгән бәндәсен
хуҗа кылыр,
эшнең
ахырындагы
шатлык вә уңыш
тәкъва мөэминнәргә".
(128) Муса кауме әйтте:
"Ий Муса! Без
син килгәнче
дә бу Фиргаун
кауменнән күп
золым күрдек һәм
син килгәч тә
золым күрмәктәбез",
– дип. Муса әйтте:
"Раббыгызның
сезнең
дошманнарыгызны
тиздән һәлак
итмәклеге өметле
һәм алар
урынына
сезне халифә
итмәклеге,
Аллаһ сезне күзәтер,
ничек эш
кылырсыз икән!"
(129) Тәхкыйк
Фиргаун
каумен ачлык
белән вә
бакча җимешләрен
уңышсыз итү
белән бәлаләндердек,
вәгазьләнеп
иман
китерсеннәр өчен. (130)