Муса
кауме янына
ачу вә кайгы
белән
кайткач әйтте:
"Мин киткәч
нинди кабахәт
эш эшләгәнсез!
Раббыгызның
эшендә
ашыктыгызмы?
Аллаһ вәгъдә
кылган кырык
көнне көтәргә
күпсендегезме?"
Вә
ачуыннан
кулындагы Тәүрат
такталарын
ташлады һәм
кардәше Һарун
г-мнең сакалыннан
тотып үзенә
тартты. Һарун
әйтте: "Ий
анам улы кардәшем!
Тәхкыйк
бу каум мине
зәгыйфькә
санады һәм
бозау
ясауларыннан
тыйганым өчен
мине үтерә
башладылар,
минем өчен
дошманнарны
шатландырма
вә мине залим
каумнәр җөмләсеннән
санама!" (150) Муса әйтте:
"Я Рабби! Мине
вә кардәшем Һарунны
ярлыка вә
безне рәхмәтеңә
кергез! Син
рәхим
кылучыларның
иң рәхимлесесең!"
(151) Бозауны
Аллаһ
тотучыларга
дөньяда Аллаһуның
ачуы вә
хурлык
иреште. Әнә
шулай җәза
кылачакбыз
"Аллаһуның
тиңдәше бар",
дип, ифтира
кылучыларны.
(152) Бозык эшләрне
эшләүчеләр, тәүбә
итеп гамәл
кылу -нияте
белән Коръәнгә
иман китерсәләр,
шуның соңында
Раббың, әлбәттә,
ярлыкаучы, рәхимле. (153)
Мусаның ачуы
басылгач, әүвәлдә
атып
ташлаган Тәүрат
такталарын
кулына алды. Ул
Тәүратта
Аллаһудан
курыккан
кешеләр өчен һидәяткә
күнелү тәртипләре
һәм Аллаһуның
рәхмәте
язылган иде.
(154) Муса,
тауга
барганда
кавеме эченнән
җитмеш ирне үзе
белән алды. Ул ирләрне
зилзәлә
тоткач, ягъни
Аллаһуның
тауга төшкән
нуры белән көеп
үлгәч, Муса әйтте:
"Ий Раббым! Әгәр
ул ирләрне вә
мине һәлак итәргә
теләсәң, әлбәттә,
аларның миңа
юлдаш
булуларыннан
элек һәлак итәр
идең. Я
Рабби! Безләрдән
гакылсызлар
кылган эш өчен
безне һәлак
итәрсеңме? Аларның
Сине күрергә
теләүләре Үзең
теләгән бер
фетнә
сынаудыр, аның
белән Үзең
теләгән
кешене
адаштырырсың
вә Үзең теләгән
кешене һидәяткә
салырсың.
Син генә
безнең ярдәмчебезсең,
безне ярлыка
вә рәхмәт
кыл! Син
ярлыкаучыларның
иң хәерлесесең!"
(155)