Әйт: "Мин үземә
файданы да вә
зарарны да
китерүче түгелмен,
ул Аллаһ
эшедер, Ул нәрсә
теләсә – миңа
шул ирешер. Әгәр Мин
яшерендәге
файдаларны
белә торган
булсам, әлбәттә,
үземә күп
файдаларны
булдырыр
идем һәм Миңа
һичбер зарар
ирешмәс иде.
Бит Мин – фәкать
кәферләрне җәһәннәм
белән
куркытучы вә
мөэминнәрне җәннәт
белән сөендерүчемен".
(188) Сезне бер
Адәм г-мнән
халык кылучы
вә Адәмнең
сул
кабыргасыннан
хатыны Һаваны
бар итүче
Аллаһ, ул Һава
илә Адәмнең күңеле
карар тапсын өчен.
Кайчан Адәм Һавага
якынлык
кылды исә, Һава
җиңел йөкле
булды, Һава
ул йөк белән
ничә
вакытлар үткәрде,
йөге
авырайгач Адәм
вә Һава икәүләп
тәрбиячеләре
булган Аллаһуга
дога
кылдылар: "Ий
Раббыбыз, әгәр
безгә бер
яхшы бала
бирсәң, әлбәттә,
шөкер итүчеләрдән
булыр идек". (189) Аллаһу тәгалә
аларга яхшы
бала биргәч,
аларга
бирелгән
балада Аллаһуга
бернәрсәне шәрик
кылдылар,
ягъни шайтан
коткысы белән
баланың
исемен Ґәбдүл-хәрис
куштылар,
шайтан колы
дигән сүз. Аллаһу
тәгалә мөшрикләр
кылган
ширекләрдән пакь.
(190) Ул мөшрикләр,
һичнәрсәне
бар итәргә көче
җитмәгән нәрсәләрне
Аллаһуга тиң
кылалармы? Бәлки
ул нәрсәләр үзләре
халык
кылынганнар.
(191) Вә ул нәрсәләр
мөшрикләргә
ярдәм бирергә
кадир түгелләр
вә ул нәрсәләр
үзләренә да
ярдәм кыла
алмаслар. (192) Әгәр мөшрикләрне
һидият – туры
юлга өндәсәгез,
алар сезгә һич
иярмәсләр,
сезгә
барыбердер,
аларны һидәяткә
өндәсәгез дә,
яки дәшмичә
тик торсагыз
да сезгә иярмәсләр. (193) Ий мөшрикләр,
тәхкыйк Аллаһудан
башка сез
гыйбадәт
кыла торган
сынымнар,
сезнең кебек үк
мәхлуклардыр,
ул
сынымнарыгыздан
дога кылып
сорагыз,
сораганыгызны
бирсеннәр! Әгәр
аларны Илаһә
тотуда
эшегез дөрес
булса. (194) Әйә ул
сынымнарның
йөрергә
аяклары
бармы? Тотарга
куллары
бармы? Күрергә
күзләре
бармы? Һәм
ишетергә
колаклары
бармы? Әлбәттә,
берсе дә юк. Әйт:
"Үзегезнең
Аллаһуга тиңләштергән
сынымнарыгызны
чакырыгыз,
аннары миңа һич
миһләт –
вакыт бирмичә
хәйлә-мәкерләрегезне
кылыгыз". (195)