Аларга бу
ґәзаб шул сәбәпледер:
Аллаһ бер
каумгә биргән
нигъмәтен үзгәртми,
ул каум үзләрен
үзгәрткәнгә
чаклы. Ягъни
бер каум
начарлыкны
ташлап
яхшылыкка үзе
теләп
чыкмаса, Аллаһ
әлбәттә, көчләп
чыгармый, вә
бер каум
яхшылыкны
ташлап
яманлыкка
чыкмаса, әлбәттә,
Аллаһ көчләп
чыгармый. (Вә
шуңа бинән
татарлар,
динне ташлап,
аздылар, әгәр
үзләре теләп
дингә кермәсәләр,
Аллаһ көчләп
кертәчәк түгел. Әлбәттә,
Аллаһ ишетүче
вә белүче). (53) Кәферләрнең
һәлакәте:
Фиргаун
кауменең һәлакәте
вә аларның
элгәрге
каумнәрнең һәлакәте
кеби. Алар
Раббиларының
аятьләрен
ялган диделәр,
Без аларны гөнаһлары
өчен һәлак
кылдык, вә
Фиргаун
каумен суга
батырдык, чөнки
алар барчасы
залим иделәр.
(54)
Дөньядагы
хайваннарның
иң яманы:
Коръән белән
гамәл
кылмыйча кәфер
булган кешеләр,
алар иман
китерәчәк түгелләр.
(55)
Кәферләр белән
ґәһед-килешү
ясасаң, соңра
алар ґәһед
кылган саен ґәһедләрен
бозалар, алар
ґәһедләрен
бозудан һич
курыкмыйлар. (56) Әгәр
син сугышта җиңсәң,
арттан ярдәмгә
килә торган кәфер
гаскәренә
курку сал,
курыксалар
килмәсләр,
ихтимал вәгазьләнерләр,
ягъни иман
китереп тәүбә
итәрләр. (57) Әгәр
син бу каумнең
арагызда
булган ґәһедегез-ки-лешүегезгә
хыянәт итүләреннән
курыксаң,
гаделлек белән
ґәһедне боз
да вә бозганыңны
аларга
белдер! Дөреслектә
Аллаһ хыянәтне
һич сөйми. (58) Кәферләр
рәсүлдән
алга чыктык
дип хисаб итмәсеннәр!
тәхкыйк
алар Аллаһу тәгаләне
гаҗиз кыла
алмаслар. (59) Кәферләр
белән сугышу өчен
көчегез җиткән
хәтле куәт
белән хәзерләнегез
вә яхшы атлар
хәзерләгез! Шундый хәзерлек
белән Аллаһ
дошманнарын
вә үзегезнең
дошманнарыгызны
куркыта
алырсыз вә
гарәп кәферләреннән
башка кәферләрне
дә
куркытырсыз,
башка кәферләрне
сез белмисез,
аларны Аллаһ
белә. Сезнең
Аллаһ юлына
биргән
атларыгыз, дөяләрегез,
коралларыгыз
һәм башка нәрсәләрегезгә
сәвабы камил
бирелер вә
аларның
савабын
киметеп сезгә
золым итү
булмас. (60) Әгәр кәферләр,
тыныч яшәү
солыхын
ясарга теләсәләр
син дә солых
ясарга риза
бул һәм Аллаһуга
тәвәккәл кыл!
Тәхкыйк
Аллаһ һәр сүзегезне
ишетүче вә һәрбер
эшегезне белүче.
(61)