Аллаһ һәм
Аның расүле
хозурында мөшрикләрнең
ничек ґәһеде
булсын, чөнки
үзләрендә ґәһед
юк вәгъдәләрендә
тормыйлар, мәгәр
мәсҗид-Хәрам
хозурында
сезгә ґәһед
кылган мөшрикләргә
генә Аллаһуның
ґәһеде бар. Алар
сезгә кайсы
урында сүзләрендә
торсалар, сез
дә шул
урыннарында
сүзегездә
торыгыз! Аллаһу
тәгалә, әлбәттә,
Аның хөкемнәренә
хыйлаф эш
кылудан
сакланучы тәкъва
кешеләрне сөя.
(7)
Әгәр алар
сезне җиңсәләр,
әлбәттә,
сезнең ґәһедегезгә
вә башка хәлегезгә
карамаслар
иде, алар
сезне фәкать
авызлары белән
риза кылалар,
әмма, күңелләре
сүзләреннән
башка якта
калыр, аларның
күбрәге
фасыйклар. (8) Алар
Аллаһ аятьләрен
аз акчага
саталар,
ягъни дөнья
малы өчен
Аллаһ хөкемнәрен
үзгәртәләр
яки яшерәләр,
һәм кешеләрне
Аллаһ
юлыннан
тыялар, тәхкыйк
кылган эшләре
нинди
ямандыр. (9) Алар мөэминнәр
хакында кардәшлекне
вә ґәһедне
сакламаслар, әнә
шулардыр
хактан читкә үтүчеләр.
(10)
Әгәр исламны
кабул итеп, Аллаһуга
каршы эшләреннән
кайтып,
намазларны үтәсәләр
вә зәкятләрен
бирсәләр,
алар диндә
сезнең кардәшләрегездер.
Әнә шулай
аятьләребезне
ачык бәян итәбез
хакны белгән
кешеләргә. (11) Ґәһед
кылганнан соң
антларын
боздылар вә
динегезне
яманлап
каршылык күрсәтсәләр,
ул вакытта мөшрикләрнең
башлыкларын үтерегез,
әлбәттә, алар
ґәһедләрен үтәмиләр,
шаять үлемнән
куркып, Аллаһуга
каршылашудан
туктарлар. (12)
Антларын
сындырган вә
расүлне шәһәрдән
куып
чыгарырга
ниятләгән кәферләр
белән
сугышмассызмы?
Әлбәттә, сугышыгыз!
Солыхны
бозуны алар
беренче
башладылар, әйә
алардан
куркырсызмы?
Сезгә Аллаһудан
гына курку
ляземдер, әгәр
камил мөэмин
булсагыз! (13)