Аллаһу
тәгалә үзенең
рәхмәтеннән
аларга Аллаһуның
ризалыгы вә җәннәтләр
һәм җәннәтләрдә
даими
булгучы
нигъмәтләр
бар дип
шатландыра. (21) Алар җәннәтләрдә
мәңге
калырлар,
шиксез Аллаһ
хозурында
олугъ әҗерләр
бар. (22) Ий мөэминнәр!
Аталарыгызны
вә кардәшләрегезне
дус тотмагыз әгәр
алар иманны
ташлап
имансыз,
динсез булуны
ихтыяр итсәләр.
Әгәр Сезләрдән
берәү динсез
кардәшләрен
дус тотса
алар залимнәр.
(23)
Ий Мухәммәд
г-м әйт: "Ий мөэминнәр!
Әгәр сезнең
аталарыгыз,
кардәшләрегез,
хатын кабиләләрегез,
кәсеп иткән
малларыгыз,
арзан
булудан
курыккан сәүдәләрегез
вә разый
булып торган
йортларыгыз
Аллаһудан вә
Аның рәсүленнән
һәм Аллаһ
юлында
сугышудан сөеклерәк
булса, Аллаһудан
ґәзаб килгәнне
көтегез! Аллаһ,
Аның хөкемнәренә
хыйлафлык
кылучы фәсыйкларны,
әлбәттә, туры
юлга салмас.
(24)
Аллаһ, сезгә
күп урында вә
хөнәен көнендә
ярдәм бирде,
ул хөнәен көнендә
сезне үзегезнең
күплегегез ґәҗәбләндерде,
ягъни без мөшрикләргә
караганда
бик күпбез, җиңелмәбез
дидегез, хәлбуки
күплегегез
сезгә һич
файда бирмәде,
киң җир сезгә
тар булды, соңра
артка таба
качтыгыз. (25) Соңра
Аллаһ расүлгә
вә мөэминнәргә
рәхмәте белән
тынычлык вә
батырлык
бирде вә сез
күрми торган
гаскәр, ягъни
биш мең фәрештә
иңдерде вә мөшрикләрне
сезнең
кулыгыз белән
ґәзаб кылды,
мөшрикләрнең
җәзасы
шулдыр. (26)