Алар өйдә
калучы хатын һәм
балалар белән
бергә өйдә
калырга риза
булдылар, күңелләренә
монафикълык
чире
беркетелде, иңде
алар үзләренә
нәрсә
файдалы вә нәрсә
зарарлы –
шуны да аңламаслар. (87) Ләкин
расүл г-м вә
аның белән мөэминнәр
Аллаһ юлында
маллары һәм җаннары
илә
сугышырлар. Аларгадыр җәннәттәге
яхшы нәрсәләр,
алардыр бәхеткә
ирешүчеләр. (88) Аллаһу
тәгалә,
аларга
асларыннан
татлы
елгалар ага
торган җәннәтләр
хәзерләде,
алар анда мәңге
калырлар. Бу
– иң зур уңыш. (89) Бәдәвий
ґәрәбләренең
монафикълары,
үзләрен
гозерле күрсәтеп,
сугышка
чыкмаска Расүл
г-мнән рөхсәт
сорарга
килделәр һәм
алардан Аллаһуны
һәм расүлне
ялган диючеләре
сугышка
чыкмыйча
калдылар. Аларның
кәферләренә
Аллаһудан ґәзаб
тиз ирешер. (90) Зәгыйфь,
авыруларга, һәм
сугыш кирәк-яракларын
алырга көче җитмәгән
фәкыйрьләргә
сугыштан
калулары өчен
гөнаһ юктыр, әгәр
Аллаһуга һәм
рәсүленә
ихласлы
булсалар! Изге
гамәлле хак мөэминнәрне
ґәзаб
кылырга юл
юктыр. Аллаһ
ярлыкаучы, рәхимле.
(91)
Янә шуларга гөнаһ
юк, алар синең
алдыңа килеп:
"Йә расүлүллаһ!
Безнең һичнәрсәбез
юк, әгәр безгә
ат һәм сугыш
коралларын
бирсәң, без дә
сугышка
барыр идек", –
диделәр. Син
аларга:
"Сезне
утыртып
сугышка җибәрергә
һичнәрсә
таба алмыйм",
– дидең. Шул
вакытта алар
күзләреннән
яшьләр
агызып
кайтып
киттеләр,
сугышка чыгу өчен
мал
тапмауларының
кайгысыннан.
(92)
Бай булып та
сугыштан
калу өчен рөхсәт
сораган
монафикъларны
ґәзаб
кылырга юл
булыр. Алар
өйдә
калучылар
белән калырга
риза
булдылар,
Аллаһ аларның
күңелләренә
мөһер басты,
инде алар
Аллаһ хөкемнәренә
хыянәт итүнең
һәлакәтлек
икәнен белмәсләр.
(93)