Янә мөселманнар тирәсендә явыз монафикълар бар ки, алар мөселманнар зарарына мәсҗид бина кылырлар, бу эшләре белән хакны вә нигъмәтләрне инкяр итүләрен арттыру өчен, вә мөселманнарның берлеген бетермәк өчен, вә әүвәлдә Аллаһуга вә Аның расүленә каршы сугышкан кешене көтмәк өчен. (Монафикълар: "Бер мәсҗид бина кылыйк та шунда бөтен киңәшләребезне кылырбыз", – дип мәкерлек белән мәсҗид төзеделәр. Әбү-Гамир исемле бер монафикъны кыйсар кәферләреннән гаскәр сорар өчен җибәргән иделәр, шул монафикъның гаскәр белән килүен үз мәсҗидләреннән күзәтеп көтәләр иде). Бу аять иңгәч Мухәммәд г-м аларның мәсҗиден җимерде. Мәсҗид төзүчеләр: "Без мәсҗидне яхшы ният белән төзегән идек", – дип Аллаһ исеме илә ант иттеләр, ләкин: "Алар ялганчылар", – дип, Аллаһ шәһадәт бирә. (107) Монафикълар төзегән мәсҗидтә мәңге намаз укыма, әүвәл көннән башлап Аллаһудан курку нигезенә төзелгән расүлүллаһ мәсҗидендә намаз укымак тиешлерәк, ул мәсҗидтә су белән дөнья кереннән, ислам белән күңел кереннән пакьләнүне яратучы ирләр бардыр. Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәндә су белән, игътикадтә Коръән белән пакьләнүчеләрне сөя. (108) Әйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина кылса, ягъни динен Коръән өйрәтүе буенча дөрес итеп тотса, шулмы хәерле булыр? Яки бинасын җимерелә торган яр өстенә салган монафикъның бинасы хәерлеме? Ягъни Коръәннән башка ялган динне тотучының дине хәерлеме? Коръән хөкемнәре йөреми торган мәсҗидләрне төзүчеләр мәсҗидләре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр, шулай ук бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар диннәре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр. Әлбәттә, Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә салмас. (109) Син аларның биналарын җимергәч, биналары күңелләрендә кайгы булып торадыр, ягъни малыбыз әрәм китте дип кайгыралар, мәгәр үлгәннәреннән соң күңелләре дөнья малыннан киселгәч, кайгылары бетәр. Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче. (110) Аллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды, алар Аллаһ юлында сугышырлар, кәферләрне үтерерләр вә үзләре дә үтерелерләр, мөэминнәргә Тәүратта, Инҗилдә вә Коръәндә вәгъдә кылынган җәннәт хак вәгъдәдер, берәү Аллаһуга биргән ґәһеден үтәсә, кылган сәүдәләрегез белән бәшәрат бирешегез! Әнә шулай малларыгызны вә җаннарыгызны биреп Аллаһудан җәннәт алу сәүдәсе – олугъ бәхеткә ирешмәк. (111)