Янә өч
кешене гафу
итте, алар Кәґәб
бин Малик, Һилал
бин Өмия, Мүррә
бин Рабиґлар,
алар
гозерсез Тәбүк
сугышына
чыкмадылар,
шуның өчен мөселманнар
алардан
киселделәр, һичберсе
аларга якын
бармады, бу
эш аларга бик
авыр булды. Кайгылары
катылыктан хәтта
аларга киң җир
тар булды, вә
күңелләре дә
тараеп-кысылды,
алар
уйладылар
Аллаһ ґәзабыннан
котылырга юл
юклыгын һәм
Аллаһуның үзенә
генә
ялварырга
тиеш икәнлекне
бик яхшы
белделәр. Соңра
аларга рәхмәт
кылды, тәүбә
итсеннәр өчен,
тәхкыйк Аллаһ
тәүбәләрне
кабул итүче вә
рәхимле. (118) Ий мөэминнәр!
Аллаһ хөкемнәренә
хыйлаф
булудан
сакланыгыз! Һәм
сакланучы
тугъры кешеләр
белән бергә
булыгыз! (119) Мәдинә
халкына вә Мәдинә
тирәсендәге
сахрә ґәрәбләренә,
расүлүллаһтан
бүленеп
сугыштан
калу һич тә дөрес
түгел вә расүлне
ташлап үзләрен
генә
саклауга
кызыкмасыннар,
аларга бу әмер
шуның өчендер,
әгәр һәрвакыт
расүлүллаһ
белән бергә
булсалар,
Аллаһ юлында
аларга ачлык,
мәшәкать,
сусау ирешмәс
вә кәферләрне
ачуландырырлык
вә эчләрен
пошырырлык
бер урынны
тапмаслар һәм
дошманнан
алар
зарарына һичнәрсә
ирешмәс мәгәр
расүл белән
бергә
булсагыз, аның
бәрабәренә
аларга изге
гамәл язылыр.
Тәхкыйк
Аллаһ
яхшылык
кылучыларның
әҗерен җуймас.
(120) Әгәр алар
аз гына булса
да Аллаһ
ризалыгы өчен
бернәрсә
садака
кылсалар, вә
сугыш
барганда бер
чокыр алга
чыксалар,
болар өчен
аларга саваб
язылыр, Аллаһу
тәгалә
аларны
кылган гамәлләренең
күбрәге белән
изге җәза
кылыр өчен. (Сахәбәләр
бар да
сугышка чыга
торган
булгач,
укытырга
кеше
калмаган). (121) Мөэминнәрнең
барчасы да
сугышка
чыгулары дөрес
түгел, әгәр һәрбер
фиркадән бер
таифә
сугышка
чыкмасалар,
дин белемен өйрәнмәк
вә өйрәтмәк өчен
дәхи сугышка
киткән кешеләр
кайткач
аларга өйрәтмәк
өчен, шаять
сугышка киткән
кешеләр дә вәгазьләнерләр
иде.
(122)