Йунус
г-м кавеменнән
башка һичбер
кавемнең ґәзабны
күргәч кенә
китергән
иманнары
файда бирмәде. Чөнки
Йунус кавеме иман
китергәч,
алардан дөнья
ґәзабын
бетердек вә әҗәлләре
җиткәнче
файдаландырдык.
Йунус
кавеменә әйтте:
"Әгәр иман
китермәсәгез,
өч көн эчендә
сезнең өстегезгә
Аллаһудан ґәзаб
киләчәк", –
диде. Алар
башта
ышанмадылар.
Йунус
араларыннан
чыгып китте.
Өч көн
булгач, күктә
утлар күренә
башлады. Шул
вакыт куркып,
Йунусны эзләргә
тотындылар, ләкин
тапмадылар. Ґәзаб
утлары
якынлаша
башлагач, һәммәләре
дә иман
китереп тәүбә
иттеләр. Соңра
Аллаһ ґәзабны
кире алды. (98) Әгәр
Раббың теләсә
иде, әлбәттә, җир
йөзендәге
кешеләр
барчалары
иман китерер
иделәр. Әйә
син Мухәммәд
г-м, барча
кешеләрне
ышандыру өчен
аларны көчләр
идеңме? (99) Аллаһ
теләгеннән
башка иман
китерергә һичкемгә
мөмкин түгел.
Хак белән
батылны аеру өчен
гакылын эшләтмәгән
кешеләргә
Аллаһ кәфер-имансызлык
ләззәтен
салыр. (100) "Җир вә
күкләрдә
Аллаһу тәгаләнең
кодрәтенә дәлаләт
кыла торган нәрсәләрнең
хисабы да юк,
игътибар илә
карагыз", –
диген. Иман
китермәгән
кешеләргә
могҗизалар
да, вә Аллаһ ґәзабы
белән
куркыту да һич
файда бирмиләр.
(101) Хәзерге кәферләр,
әүвәлге кәферләргә
килгән ґәзаблы
авыр көннәрне
көтәләр. Әйт:
"Ни көтсәгез
дә көтегез,
Аллаһудан
сезгә ґәзаб
киләчәк көн
бар, көтегез. Мин дә
сезнең белән
бергә сезгә ґәзаб
килүен көтәм".
(102) Соңра Без
рәсүлебезне
вә аларга
ияргән мөэминнәрне
коткарырбыз. Мөэминнәрне
коткармак
Безгә тиеш вә
лязем булды.
(103) Ий Мухәммәд
г-м, әйт: "Ий адәмнәр,
әгәр сез, мин
китергән
диннең
хаклыгына
шикләнер
булсагыз, тәхкыйк
мин гыйбадәт
кылмыймын
Аллаһудан
башка сез
гыйбадәт
кыла торган
сынымнарга, ләкин
сезнең җаныгызны
ала торган
Аллаһуга
гыйбадәт
кыламын һәм
мин мөэминнәрдән
булырга
боерылдым. (104) Дәхи ихлас
күңел белән
хак
тарафында
булган дингә
йөзеңне юнәлдер,
дип
боерылдым һәм
дә, әлбәттә, мөшрикләрдән
булма, дип
боерылдым. (105) Дәхи
сиңа файда
да, зарар да
итә алмаган
сынымнарга
гыйбадәт итмә,
дип
боерылдым". Әгәр
син бу эшләрне
эшләсәң, әлбәттә,
залимнәрдән
булырсың. (106)