Җирдәге
һәр җан
иясенең
ризыгы Аллаһ
кулында, дәхи
аларның
торачак җирләрен
вә үлгәч күмеләчәк
җирләрен
белер. Барчасы
Ләүхүл Мәхфуздәге
китапта
язылмыш. (6) Аллаһ җир
вә күкләрне
алты көндә төзеде,
аңа хәтле
Аллаһуның Ґәрше
су өстендә
иде, әнә шул тәртиптә
Аллаһ дөньяны
төзеде изге
гамәлдә
сезне
сынамак өчен,
ягъни кем
яхшылыкны күп
кылган вә кем
явызлыкны күп
кылган, ахирәттә
шуны күрсәтмәк
өчен. Әгәр
син аларга үлгәннән
соң, әлбәттә,
тереләсез
дисәң, алар
бу Коръән
ачык сихердән
башка нәрсә түгел
диләр. (7) Әгәр
Без алардан ґәзабны
кичектерсәк,
мәсхәрә
кылып, киләсе
ґәзаб килсен
инде, нәрсә
тыя ул ґәзабны
килүдән, диләр.
Әгаһ
булсыннар, әгәр
килсә, ул ґәзаб
алардан кире
китмәс, үзләре
мәсхәрә
кылган ґәзаб
алар өстенә, әлбәттә,
киләчәк. (8) Әгәр
кешегә башта
рәхмәтебездән
нигъмәт
биреп, соңра
ул нигъмәтне
алсак, әлбәттә,
ул кеше Аллаһудан
өметсез
булып кәфер
була. (9) Әгәр
бер кешегә
башта зарар
биреп, соңра
зарарны алып
нигъмәт бирсәк,
әлбәттә, ул
кеше зарарны
бүтән күрмәс
төсле итеп, "тәхкыйк
зарарлы нәрсә
миннән
китте", дияр! Вә ул, әлбәттә,
шатланыр һәм
тәкәбберләнер,
баштагы хәлен
онытыр. (10) Мәгәр
бәла-казага
чыдап изге
гамәлләр
кылучыларга
Аллаһуның
ярлыкавы вә
олугъ җәннәт
нигъмәтләре
булачак. (11) Тәхкыйк
син куярсың үзеңә
вәхий ителгән
бәгъзе хөкемне
һәм кәферләрнең:
"Кәшки аңа күктән
фәрештә иңсә
иде, яки аңа
байлык килсә
иде", – дигән сүзләренә
кайгырасың. Ягъни мөшрикләр
Мухәммәд г-мнән
сынымнарыбызны
гаепләмә дип үтенделәр,
шуннан соң
сынымнарны
гаепләмәс
булды. Аллаһу
тәгалә пәйгамбәрне
бу эше белән
"бәгъзе хөкемне
куясыңмы",
дип, тәнкыйть
итте. Синең
пәйгамбәрлек
эшең фәкать
Аллаһ хөкемнәрен
кешеләргә
ирештерү,
иманга көчләү
синең эшең түгел.
Аллаһ һәрнәрсәгә
вәкил. (12)