Әйә ул мөшрикләр:
"Мухәммәд үзе
уйлап
чыгарды да
аннары Аллаһуга
ифтира кыла",
– дип әйтәләрме?
Син әйт: "Сез
дә Коръән сүрәләре
кеби ун сүрә
китерегез дә
аннары шуны
Аллаһуга
ифтира
кылыгыз һәм
Аллаһудан
башка ярдәм өстәмәк
мөмкин
булган нәрсәләрне
ярдәмгә
чакырыгыз, әгәр
дөрес сөйләүчеләрдән
булсагыз!" (13) Әгәр
алар син әйткәнне
кабул итеп
Коръән сүрәсенә
охшаган сүрә
китерергә көчләре
җитмәсә,
белегез, Коръән
Аллаһ белеме
илә иңдерелде,
янә белегез,
Аллаһудан
башкага кол
булырга
яраклы һич
Илаһә юк, мәгәр
Аллаһ үзе генә.
Әйә инде
сез Аллаһуга
вә Коръәнгә
ышанып мөселман
буласызмы? (14) Берәү
дөнья
тереклеген
генә вә дөнья
тормышының
матурлыгын
теләсә, Без
аларга дөньяви
эшләренең файдасын
дөньяда
биреп
бетерербез һәм
аларга дөньяви
эшләренә
кимчелек
китерелмәс. (15) Әмма
ахирәттә
аларга уттан
башка җәза
булмас вә дөнья
эшләре һәлак
булыр, вә
бидеґәт гамәлләре
батыл булыр. (16)
Чагыштырып
карагыз, Мухәммәд
г-м
Раббысыннан
килгән дәлилләр
белән генә эш
кылучы булса,
вә Аллаһудан
шаһит булучы Җәбраил
г-м кирәк
саен аятьләрне
аңа укып
торса иде,
шул аять нәфесенә
яки шайтанга
ияргән кәферләр
белән
бертигез
булырмы? Ул
Җәбраил г-м
кешеләргә рәхмәт
вә һидәят
булучы тәүратны
Мусага килеп
укыган иде,
Коръәнгә
ышанучылар тәүратка
да ышаналар,
Коръәнгә
ышанмаган
кешенең
урыны җәһәннәм
утыдыр, үзе хәзерләгәндер.
Син Коръәннән
шикләнүче
булмагыл. Коръәннең
Раббыңнан
килгәнлеге, әлбәттә
хак, ләкин
кешеләрнең күбрәге
Коръәнгә
ышанмыйлар. (17) Аллаһуга
ялганны
ифтира
кылган кешедән
дә залимрәк
кеше булырмы?
Ул залимнәр
кыямәт көндә
хөкемгә
Раббыларына
китерелерләр
вә аларга шаһит
булган пәйгамбәрләр
әйтерләр:
"Без аларга
Аллаһ хөкемнәрен
ирештердек,
менә шул
кешеләр
Раббиларына
ялганны
ифтира
кылдылар,
Аллаһуның тиңдәше
вә баласы бар
дип". Әгаһ
булыгыз, Аллаһуның
ләгънәте
галимнәргәдер.
(18)
Ул залимнәр
кешеләрне
Аллаһ
юлыннан
тыярлар вә
Ислам динен
загыйфьләтергә
тырышырлар,
алар ахирәтне
инкяр итүче
бик яман
кешеләр. (Әгаһ
булыгыз, без
хәзер әнә шундый
залимнәр
арасында
яшибез. Кем
Коръәнгә
каршы сөйли,
яки кем Коръән
белән гамәл
кылучы мөселманнарга
тыгызлана –
шулар залимнәр.
Аларга
дус булган
кеше дә залим
була,
сакланыгыз!) (19)