Фиргаун
кыямәт көнендә
җәһәннәмгә
кауменнән
алда килер,
каумен
ияртеп җәһәннәмгә
алып керер. Аларның
килгән
урыннары
нинди яман
урындыр. (98)
Аларга дөньяда
һәм ахирәттә
ләгънәт яуды.
Нинди
ямандыр
аларга
бирелгән
урын. (99) Сиңа сөйләгән
ошбу хәбәрләр
шәһәр вә авыл
хәбәрләреннәндер.
Ул шәһәрләрнең
бәгъзеләре хәзер
дә бар, вә бәгъзеләре
юк, һәлак
булганнар. (100) Без аларга һич
золым
кылмадык, ләкин
алар үзләренә
үзләре золым
кылдылар
Раббыңның ґәзабы
килгәч,
аларның Аллаһудан
башка гыйбадәт
кыла торган
сынымнары
аларга һич
файда бирмәде
вә саклый
алмады, вә һәлакәткә
төшүдән
башка
сынымнары
аларга һичнәрсә
арттырмады. (101) Әнә
шулай Раббыңның
кешеләре
азган шәһәрне
ґәзаб белән
тотуы бик тиз
вә бик каты. (102)
Югарыда сөйләнгән
хәбәрләрдә
ахирәт ґәзабыннан
куркучылар өчен
гыйбрәтләр
бар, ул кыямәт
көне кешеләрнең
барчасы җыела
торган көндер,
вә ул көндә һәр
мәхлук Аллаһу
хозурында
хазер булыр. (103) Ул көнне
вакытлыча
гына, дөнья
беткәнче генә
кичектерәбез. (104) Кыямәт
көне килеп җитсә,
һичкем сөйләшә
алмас, мәгәр
Аллаһ изин
биргән кеше
генә сөйләшер,
бәс ул көндә
кешеләрнең
кайберләре
яхшы вә
кайберләре
явыздыр. (105) Әмма
явыз бәхетсезләр
утта
булырлар,
аларга анда ґәзабның
катылыгыннан
яман тавыш
белән
кычкыру вә ыңгырашу
булыр. (106) Ахирәтнең
җире вә күкләре
даим булган хәлдә
алар да җәһәннәмдә
мәңге
калырлар, мәгәр
Раббыңның
теләге белән
генә мөэмин
булган кешеләр
мәңге калмас. Әлбәттә,
синең Раббың
кылырга теләгән
эшен кылучы.
(107) Вә әмма
яхшы мөселманнар
җәннәтнең җире
вә күкләре
даими булган
хәлдә җәннәттә
мәңге
калырлар, мәгәр
җәннәткә керә
алмый
торырлар
Раббың теләгән
гөнаһлы мөэмин
кешеләр, ул җәннәт
мөэминнәргә
Аллаһудан һич
бетми торган
бүләктер. (108)