Әгәр
Раббың теләсә
иде бөтен
кешеләрне
бер генә диндә
кылыр иде.
Кешеләр һаман
да Аллаһ хөкемләрен
бозып, диндә
төрле
юлларга китмәктәләр.
(118) Мәгәр
Раббың рәхмәт
иткән хак мөэминләр
Аллаһ хөкемләрен
бозмаслар вә
Коръән белән
күрсәтелгән
тугъры юлдан
тышкары һич тә
чыкмаслар, әнә
шул хак мөэминнәрне
Аллаһ халык
кылды
исламның
хаклыгын күрсәтер
өчен, Аллаһ
динен бозучы
бидеґәтче җенләр
вә бидеґәтче
кешеләр белән,
әлбәттә, җәһәннәмне
тутырачакмын
дигән хөкеме
белән Раббыңның
сүзе тәмам
булды. (119) Расүлләр
хәбәрләреннән
хикәя итсәк, һәрберсендә
синең күңелеңдә
сабит
булырга
кыйссалар иңдерәбез,
вә ошбу сүрәдә
килде сиңа
хак хәбәрләр
вә мөэминләргә
вәгазь һәм
гыйбрәтләр. (120) Иман
китермәгән
кешеләргә әйт:
"Үз
урынларыгызда
кыласы явыз
эшләрегезне
кылыгыз! Мин
дә үз эшемне
кылучымын. (121) Көтегез
Аллаһ хөкемен,
без дә сезнең
һәлак
булуыгызны көтәбез".
(122) Җирдәге вә
күкләрдәге
яшерен нәрсәләр
Аллаһу тәгаләнеке,
вә барча эш Аңарга
кайтыр, Ул –
Аллаһуга
гына гыйбадәт
кылыгыз вә Ул
– Аллаһуга тәвәккәл
кыл! Сезнең
кылган гамәлләрегездән
Раббың гафил
түгел. (123)
Yusuf
بسم الله
الرحمن الرحيم
Әлиф ләм
ра. Бу – сүрәдәге
аятьләр ачык
мәгънәле
Коръән аятьләредер.
(1)
Тәхкыйк Без Җәбраилне
иңдердек гарәб
теле белән
Коръән
укымак өчен,
шаять Коръәнне
укып мәгънәсен
аңларсыз. (Яһүдләр
сорадылар:
"Ягъкуб
балалары ни өчен
Кәнган шәһәреннән
Мысырга күчеп
килделәр", –
дип. Бу сүрә
шул сорауга җавап
бирә).
(2)
Ий Мухәммәд
г-м! Без сиңа
Коръәнне вәхий
итеп
кыйссаларның
күркәмрәген
хикәять
кылабыз, гәрчә
башта ул
кыйссалардан
хәбәрсез
булсаң да. (3) Йусуф
атасына әйтте:
"Ий атам, мин
тешемдә күрдем:
унбер йолдыз һәм
ай белән кояш
көлеп миңа сәҗдә
кылдылар". (4)