Зөләйхә
ул
хатынларның
гаепләп сөйләгәнләрен
ишеткәч,
аларны
кунакка
чакырып
кешеләр җибәрде
вә алар өчен
яхшы урынлар
вә хуш тәгамлар
хәзерләде,
кунаклар килеп
ашарга
утыргач, һәрберсенә
үткен
пычаклар
бирде вә әйтте:
"Ий Йусуф, ул
хатынлар
янына чык", –
дип. Хатынлар
Йусуфны күргәч,
бик олугъ эш
санадылар вә
янларына
утыртырга
теләделәр һәм
Йусуфтан күзләрен
ала алмыйча,
тагам кисәбез
дип, кулларын
кискәләп бетерделәр
вә әйттеләр:
"Аллаһ
пакьтер, бу
кеше түгелдер,
бу һичкем түгел,
мәгәр хөрмәтле
фәрештәдер", –
дип. (31) Зөләйхә әйтте:
"Мине шуның
хакында ґәеп
вә шелтә
кылган кол,
шул колдыр, дөрес
мин аның белән
якынлык
кылырга өстәдем,
ләкин ул теләмәде,
сакланды". Соңра
Зөләйхә
хатынлардан үтенде:
"Миңа
якынлык
кылырга өндәгез",
– дип, ләкин
хатынлар бар
да Зөләйхә
теләгәнне
теләделәр. Зөләйхә
әйтте: "Әгәр
мин әмер
кылганны эшләмәсә,
ягъни
якынлык
кылмаса, әлбәттә,
зинданга
салдырырмын,
хурлыкка төшкән
кешеләрдән
булыр". (32) Йусуф әйтте:
"Ий Рабби!
Мине
чакырган
зинага караганда
миңа зиндан
яхшырак, әгәр
ул
хатынларның
хәйләләрен
миннән үзең
бетермәсәң,
ул вакытта
мин аларга
авышырмын вә
ярамаган
эшне эшләп җаһилләрдән
булырмын". (33)
Йусуфның
догасын
Раббысы
кабул кылды һәм
Йусуфтан ул
хатынларның
хәйләсен җибәрде,
дөреслектә
Ул сүзләрне
ишетүче вә хәлләрне
белүче. (34)
Йусуфның күлмәге
арттан
ертылганлыгын
вә сабый
баланың шәһадәт
биргәнен һәм
хатынларның
кулларын
кискәннәрен
күргәч,
Йусуфның ґәебе
юклыгы барчаларына
да ачыкланды,
шулай булса
да азга гына
Йусуфны
зинданга
салырга
булдылар. (35) Вә аның
белән бергә
ике егет тә
зинданга
керде. Берсе
хәмер ясаучы,
икенчесе –
икмәкче иде,
алар төш күрделәр.
Аларның
берсе әйтте:
"Мин төшемдә
хәмер
сыкканымны күрдем".
Вә икенчесе әйтте:
"Мин төшемдә
икмәк күтәреп
йөрегәнемне
күрдем, ул күтәргән
икмәгемнән
кошлар ашый
имеш. Ий
Йусуф ул төшнең
тәгъбире нәрсә
безгә сөйләп
бир? Тәхкыйк
без сине яхшы
кеше дип беләбез".
(36)
Йусуф әйтте:
"Мин сезгә
башта, ашый
торган ризыкларыгыз
алдыгызга
килмәс борын,
ул
ризыкларның
нинди ризык
икәнлеге белән
хәбәр
бирермен, бу
эшем вә төшкә
тәгъбир
ясавым
Раббымның өйрәтүе
беләндер, тәхкыйк
мин Аллаһуга һәм
дә ахирәткә
ышанмаган
кешеләрне
ташладым,
алардан
киселдем. (37)