Аталары әйтте:
"Бинямин
хакында мин
сезгә кичек
ышаныйм? Моннан
элек Йусуф
хакында
ышандым да, ә
нәрсә эшләдегез?
Шуның өчен
сезгә аны
бирмим,
саклау йөзеннән
Аллаһ хәерледер,
Аңарга
тапшырдым, вә
Ул шәфкать итүчеләрнең
иң шәфкатьлерәге".
(64)
Йөкләрен
ачкач, ашлык өчен
биргән
акчаларын йөкләрендә
таптылар – үзләренә
кире
кайтарылган. Әйттеләр:
"Ий атабыз,
ялган сөйләмибез,
ошбу акча –
ашлык өчен
биргән
акчабыз кире үзебезгә
кайтарылган,
Биняминне
безнең белән җибәр,
Мысырга
барыйк, өй җәмәгатьләребезгә
ашлык алып
кайтырбыз һәм
Биняминне дә
сакларбыз, әгәр
Бинямин дә
барса, бер дөя
йөге ашлыкны
артык
алырбыз,
ашлык хуҗасы
вәзир өчен
бер дөя йөге
бик аз нәрсә,
авырсынмас
бирер". (65)
Аталары әйтте:
"Әлбәттә,
Биняминне
сезнең белән җибәрмәмен,
сәламәт
кайтарып үземә
тапшырырга
Аллаһ исеме
белән ант
итеп вәгъдә
биргәнегезгә
чаклы".
Биняминне сәламәт
алып кайтып
тапшырырга вәгъдәләрен
биргәч,
аталары әйтте:
"Безнең сөйләшкән
сүзләребезне
Аллаһ күзәтүчедер".
(66)
Аталары әйтте:
"Ий
угылларым,
Мысырга җиткәч
барыгыз да
бер капкадан
кермәгез, төрлегез
төрле
капкалардан
керегез! Аллаһудан
килгән бәла-каза
хакында бер
ни белергә дә,
сезгә ярдәм
итәргә дә хәлемнән
килмидер, һәр
эш өстеннән хөкем
йөретмәк
Аллаһуга
хастыр, шуңа
баш июдән
башка чара
юк, мин Аллаһуга
тәвәккәл
иттем һәм тәвәккәл
итүчеләр
Аллаһуга
гына тәвәккәл
итсенләр!" (67) Алар
Мысырга җитеп,
аталары әйткәнчә
төрлесе төрле
капкадан
кергән
заманда
аталары
Ягькубның сүзе
аларга Аллаһудан
килгән каза
хакында һич
файда бирмәде,
мәгәр
Ягъкубның күңелендәге
теләге генә үтәлде,
тәхкыйк ул
Без өйрәткән
нәрсәләрне
белүче, шуның
өчен
балаларын
шулай вәгазь
кылды ләкин күп
кешеләр
белмиләр
эшнең яшерен
серләрен. (68) Бар да җыелып
Йусуф янына
керделәр. Йусуф
кунакларны
сыйларга теләде
һәм алты
савыт белән
аш китертеп, һәр
савыттан
икешәр-икешәр
ашыйсыз диде,
һәм агалары һәр
савыттан
икешәрләп
ашый
башладылар,
Бинямин бер
савытка бер үзе
генә калды һәм
елап җибәрде.
Йусуф кереп,
ий Кәнганнан
килгән егет,
ни булды ник
елыйсың дип
сорагач,
Бинямин:
"Йусуф
исемле
туганым бар
иде, ул исән
булса аның
белән бергә
ашаган булыр
идек, дип
Йусуфны
сагынып елыйм",
– диде. Йусуф,
алай булгач,
без синең белән
кардәш
булырбыз, әйдә
икәү бергә
ашыйк, дип, пәрдә
артына алып
керде һәм
икесе бер
савыттан
ашадылар һәм
Бинямингә үзен
танытты, мин
синең кардәшең
Йусуфмын дип
кочаклады вә
кардәшләрең
безгә кылган
начарлыклары
өчен
кайгырмагыл,
Аллаһ безне
ташламады,
диде. Аннары
Йусуф Биняминне
алып калыр өчен
хәйлә корды:
"Ий Бинямин,
сине алып
калыр өчен
бер хәйлә
уйладым ки,
бер бәһалы
савытны синең
йөгеңә
яшереп
куярбыз да
аннары
"савыт
югалды", дип,
игълан итәрбез,
тентегәндә
савыт синең йөгеңнән
чыгар да,
аннары сине
карак исеме
белән кол итеп
алып
калырбыз
диде. Бу хәйләгә
Бинямин дә
риза булды һәм
шулай эшләделәр.
(69)