Ий
угылларым,
Мысыр шәһәренә
барып Йусуф
турында вә
кардәше
турында
сораштырып
карагыз, алар
хакында берәр
хәбәр
булмасмы,
Аллаһ рәхмәтеннән
өметегезне өзмәгез!
Дөреслектә
мөэминләр
Аллаһ рәхмәтеннән
өмет өзмиләр,
мәгәр кәферләр
өметсез
булалар". (87) Алар
Мысырга
барып, Йусуф
янына кереп әйттеләр:
"Ий Ґәзиз!
Безгә вә өй җәмәгатьләребезгә
бик каты
ачлык иреште,
менә сезгә төрле
акчалар
китердек, саф
көмештән генә
китерергә көчебез
җитмәде,
акчабызга карата
безгә ашлык үлчәп
бир һәм мөмкин
булса садака
итеп тә бир вә
һәм
Биняминне дә
биреп җибәр,
атабыз аның өчен
бик хәсрәтләнә!
Әлбәттә,
Аллаһ садака
бирүчеләргә
изге җәзалар
бирер. Моннан
соң Йусуфның
күңеле
йомшарды вә үзен
танытырга һәм
серләрне
ачарга теләде.
(88)
Әйтте: "Беләсезме,
хәтерегездәме?
Йусуфка вә
аның кардәше
Бинямингә җаһиллек
белән ниләр
кылдыгыз?" (89)
Сорадылар:
"Син әллә
Йусуфмы?"
Йусуф әйтте: "Әлбәттә,
мин Йусуфмын,
ошбу минем
кардәшем
Биняминдер, тәхкыйк
Аллаһ безгә
нигъмәт вә дәрәҗәләр
бирде. Берәү
Аллаһуга тәкъвалык
кылып башына
килгән бәла-казаларга
сабыр итсә, әлбәттә,
Аллаһ яхшы
эшләрнең әҗерен
җуймый". (90)
Куркып
калтырап әйттеләр:
"Ий Йусуф,
валлаһи сине
Аллаһ безгә
ихтыярлы вә
баш кылды,
шиксез, без
хаталанучылардан
булдык". (91) Йусуф әйтте:
"Бүген сезне
гаепләп битәрләү
юк,
курыкмагыз,
мин сезне хөкем
итмим. Кылган
гөнаһларыгызны
Аллаһ
ярлыкасын, Ул
бик шәфкатьле
вә рәхимле! (92) Минем ошбу
күлмәгемне
алып кайтып
атамның йөзенә
ябыгыз,
шуннан соң
атамның күзләре
ачылыр, күрә
башлар, вә
атамны һәм
барча җәмәгатьләрегезне
җыеп Мысырга
минем
хозурыма
килегез!" (93)
Угылларының
кәрваны
Мысырдан
чыгып киткәч,
аталары
Ягъкуб Кәнгандә
әйтте: "Әгәр
картлыгыннан
саташып сөйли
дип ґәепләмәсәгез,
мин сезгә бер
хәбәр әйтәм
ки, мин Йусуф углымның
исен сизәмен,
исән икән". (94)
Янындагылар әйттеләр:
"Валлаһи син
искечә һаман
Йусуф белән
саташасың,
белеп сөйләмисең".
(95)