Кәрван
Кәнган шәһәренә
кайтып җиткәч,
күлмәкне
кулына тотып,
шатлыклы
Йусуф хәбәрен
китерүче бер
углы атасы
янына кереп,
күлмәкне
атасының йөзенә
куйды һәм
атасының күзләре
ачылды, күрә
торган булды. Шул
вакыт Ягъкуб
г-м әйтте:
"Мин сезгә әйтмәдемме
Аллаһ белдерүе
белән сез
белмәгән нәрсәләрне
беләмен дип?" (96)
Угыллары әйттеләр:
"Ий атабыз! Тәхкыйк
без хаталык
кылдык вә гөнаһлы
булдык, инде
безне гафу
ит! Һәм
безнең өчен
Аллаһудан
ярлыкау өстәгел!"
(97)
Аталары әйтте:
"Әлбәттә, мин
сезнең өчен
Аллаһудан
истигъфар
кылырмын. Тәхкыйк
Ул – Аллаһ
ярлыкаучы вә
рәхмәт итүче.
Шуннан соң
барчасы җыелып,
җитмеш ике җан
Мысыр шәһәренә
күчеп киттеләр.
(98)
Барып җитеп
Мысыр шәһәренә
кергәндә
Йусуф каршы
алды һәм
ата-анасын
кочаклады вә әйтте:
"Һәр бәла-казадан
имин булган хәлдә,
Аллаһ теләсә,
Мысыр шәһәренә
керегез!" (99) Йусуф үзенең
Мәнзилендә
ата-анасын хөрмәтләп
тәхеткә
утыртты, аннары
Йусуфны
зурлап шөкер
йөзеннән
барчасы сәҗдәгә
егылдылар, вә
Йусуф әйтте:
"Ий атам, күп
еллар элек күргән
төшемнең тәэвиле
ошбудыр, тәхкыйк
Раббым бу төшемне
дөрес кылды вә
тәхкыйк
Раббым миңа
ихсан кылды,
мине
зинданнан
чыгару белән
вә сезне сәхрәдән
Мысырга
китерү белән
минем белән
кардәшләрем
арасына
шайтан вәсвәсә
белән
дошманлыкны
салганы соңында,
тәхкыйк
Раббым теләгән
нәрсәсен шәфкать
белән кылучы,
әлбәттә, Ул
белүче вә
тиешенчә эш
кылучы. (100) Йә
Рабби, син миңа
Мысыр
байлыгын
бирдең вә төш
юрауны өйрәттең. Йә
Раббым, син җир
вә күкләрне
яратучысың, дөньяда
һәм ахирәттә
син миңа ярдәмчесең.
Йә Рабби, мөселман
хәлемдә җанымны
ал һәм мине
изге кешеләргә
тоташтыр!" (101) Ий Мухәммәд
г-м, бу Йусуф
кыйссасы сиңа
гаеп хәбәрләрдән,
Без аны сиңа
вәхий кылабыз,
Йусуфның
кардәшләре хәйлә
кылып
Йусуфны
коега
салырга киңәш
иткән
вакытларында
син алар
янында юк идең. Шулай
булгач, Йусуф
кыйссасын сөйләвегез
пәйгамбәрлегегезгә
дәлилдер. (102) Ләкин син
никадәр
тырышсаң да күп
кешеләр иман
китермәсләр. (103)