Әйә
белмисеңме
Аллаһу тәгаләнең
җир вә күкләрне,
әлбәттә,
хаклык белән
бик гадел төзегәнен? Әгәр
Аллаһ теләсә
сезне юк итәр
дә, сезнең
урынга яңа
халыкны
китерер. (19) Бу
эшне эшләү
Аллаһуга һич
авыр түгел. (20) Кешеләр
барчасы
каберләреннән
чыгып хисаб өчен
Аллаһуга
барырлар,
ияреп йөрүче
зәгыйфьләр,
ягъни
наданнар, үзләрен
ияртүче
азгынлыкта
булган тәкәбберләргә
әйтерләр:
"Без сезгә
иярдек, сез
ни әйтсәгез
шуны кылдык,
сез безне
адаштыргансыз,
инде бүген
Аллаһ ґәзабыннан
аз гынасын
булса да бездән
җибәрә
аласызмы?"
Бидеґәтче
муллалар
кеби ияртеп
адаштыручылары
әйтерләр: "Әгәр
Аллаһ безне
туры юлга күндергән
булса иде,
без дә сезгә
туры юлны күрсәткән
булыр идек, ләкин
үзебез
адашкан
булганбыз
инде, безгә
аермасы юк – үзара
бәхәсләшсәк
тә, яки сабыр
кылсак та,
Аллаһ ґәзабыннан
безгә юл юк." (21) Хөкем
тәмам булып, җәннәт
кешеләре җәннәткә
вә җәһәннәм
кешеләре җәһәннәмгә
кертелгәч,
шайтан әйтер:
"Тәхкыйк
Аллаһ сезгә вәгъдә
кылды, хак вәгъдәне
дөньяда әйткәнләре
бар да килде
вә мин дә вәгъдә
кылдым сезгә,
вәгъдәмә
хыйлафлык
кылдым, ягъни
җәннәткә керәсез,
дип батыл
дингә бидеґәт
гамәлләргә
сезне
кызыктырдым,
ләкин минем сүзләремнең
ялган икәнлеге
бүген мәгълүм
булды вә
минем сезгә сөйләгән
сүзләремнең
дөреслегенә
бернинди дәлилем
юк иде, мәгәр
мин сезне
ялганга өндәдем
фәкать, ә сез
кабул
кылдыгыз, бүген
мине шелтәләмәгез,
бәлки үзегезне
шелтә
кылыгыз! Мин
сезгә ярдәм
бирә алмыйм,
сез дә миңа
ярдәм итә
алмыйсыз вә дөньяда
мине Аллаһуга
тиңдәш
кылуыгызны бүген
инкяр иттем.
Әлбәттә,
залимләргә рәнҗеткүче
ґәзаб булыр".
(22)
Иман китереп,
изге гамәлләр
кылган кешеләр
җәннәтләргә
кертелерләр,
ул җәннәттәге
агач төпләреннән
елгалар агар,
алар ул җәннәтләрдә
Раббыларының
теләге белән
мәңге
калырлар, җәннәттәге
кешеләрнең
бер-берсенә бүләкләре
сәламдер. (23) Беләсеңме
"Лә Иләһә Илләллаһ"
сүзенә Аллаһ
нинди гаҗәп
мисал китерә,
ул сүз яхшы үскән
агач кеби,
аның
тамырлары җирдә
мәхкәм,
ботаклары күккә
үрелгән, Раббысының
әмере белән җимешене
һәрвакыт
биреп торыр. (24)