Варисләрдән
берсе яки
васыятьне
кабул итүче,
васыятьнең
хаталык белән
яки золымлык
белән шәригатькә
хыйлаф әйтелгәнен
белеп, ул
васыятьне үзгәртеп,
гаделлек белән
араларын төзәтсә,
хата булган
васыятьне дөресләү
өчен үзгәртсә,
гөнаһ юктыр. Әлбәттә,
Аллаһ
ярлыкаучы һәм
рәхимле. (182) Ий мөэминнәр!
Сездән әүвәлгеләргә
рузә тоту
фарыз ителгәне
кеби сезгә дә,
һәр елны бер
ай рузә тоту
фарыз ителде,
шаять, рузәне
калдырудан
яки рузәга
кимчелек
китерүдән
сакланырсыз! (183) Рузә
саналмыш көннәр,
ягъни рузә ае
29 көннән
һәм 30
көннән киләдер. Сезләрдән
берәрегез
чирләсә, яки
сәфәрдә
булса рузәне
тотмасын. Чирле кеше
сәламәтләнгәч,
сәфәрдәге
кеше өенә
кайткач,
калган көннәрен
бер көн өчен
бер көн тотып
тәмам итәр. Авырлык
белән
тотучыларга
фидия лязем,
бер көн өчен
бер мескенне
бер көн
ашатмак. Берәү
бер мөскен
урынына күбрәк
мескенне
ашатса,
артыгы үзенә
хәерле. Әммә
мескеннәрне
ашатып өстегездән
төшерүгә
караганда
рузә
тотуыгыз
сезнең өчен хәерле,
әгәр белсәгез.
(184) Рамазан
ае бик шәриф
ай, ул айда
Аллаһудан
кешеләргә
туры юлны күрсәтүче
һәм һидиятне
ачык бәян
кыйлучы Коръән
иңдерелде. Сезләрдән
рамазан аена
ирешкән һәрберегез,
әлбәттә, рузә
тотсын! (Аллаһуның
рузә тотарга
биргән әмере:
ирләргә,
хатыннарга,
яшьләргә,
картларга,
байларга,
ярлыларга,
патшаларга,
гадиләргә,
эшчеләргә,
укучыларга һәм
хәрбиләргә. Эшнең
авырлыгы,
тормышның мәшәкатьле
булуы,
балаларның күплеге,
яшьләрнең мәктәптә
яки югары уку
йортларында
укулары һәм бәлә-каза
килүләр, рузә
тотмаска
гозер була
алмыйлар. Фәкать
ятып чирләгән,
мөшәкатьле
озын сәфәрдә
булган,
картлык
загыйфлегенә
ирешкән,
тоткында
булган һәм йөкле,
хаезъле
хатыннар –
болар
гозерле
булалар. Картлык
зәгыйфлегенә
ирешкән кеше һәм
сәламәтләнми
торган чирле
кеше, булар көчләре
җитмәү сәбәпле
рузә
тотмыйлар һәм
каза да
кылмыйлар. Маллары
булса, фидия
бирәләр.) Рамазан
аенда берәү
чирле булса
яки мәшәкатьле
озын сәфәрдә
булса рузә
тотмасын,
чирле кеше сәламәтләнсә,
мөсафир өенә
кайткач,
башка
вакытта каза
кылырлар.
Аллаһ сезгә җиңеллекне
тели,
авырлыкны
теләми һәм
рамазан рузәсен
тутырып
тотуыгызны һәм
Аллаһ сезне
туры юлга күндергәне
өчен Аны
зурлавыгызны
тели, шаять
Аллаһуга шөкер
итәрсез! (185) Әгәр
бер бәндәм
Миннән сорар
булса, Мин әлбәттә,
аңа һәрвакыт
якынмын, Миннән
сораса,
сораганын
бирермен. Әммә
сораучылар үземә
һәм сүземә
ныклап
ышансыннар һәм
Миңа
буйсынып,
Коръән белән
гамәл
кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә
эш кылсалар,
шаять, туры
юлны
табарлар. (186)