Al-Israa
بسم الله الرحمن الرحيم
Үзенең колы Мухәммәд г-мне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһу тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мухәммәд г-мне шулай кодрәтебез белән йөреттек ґәҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер. (1) Муса пәйгамбәргә Тәүратны бирдек вә ул Тәүратны Ягъкуб балаларына һидәят кыйлдык, Миннән башка Илаһә дип әйтмәскә боердык ул Тәүрат белән. (2) Нух г-м белән бергә көймәдә Без күтәргән кешеләрнең балаларын (Гыйса вә Гозәерләрне) Аллаһ угълы дип әйтмәгез, дидек. Тәхкыйк Нух, шөкер итеп, Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлучы булды. (3) Тәүратта Ягькуб балаларына хәбәр бирдек: "Әлбәттә сез җир өстендә ике мәртәбә фәсәд кыйлырсыз һәм халыкка каты золым кыйлу белән золым кыйлырсыз". (4) Ике фәсәд вакытының әүвәлге фәсәднең вакыты җитеп, сез фәсәд вә явызлык кыйлганда, гайрәтле баһадир бәндәләребезне өстегезгә ирекле кыйлырбыз, алар сезнең йорт араларыгызда йөреп сезгә бөтен явызлыкны кыйлырлар. Бу эшләр булачак вәгъдәдер ки, әлбәттә, ул хәл башыгызга килер. (5) Соңра янә куәт вә гайрәтегезне үзегезгә кайтарып бирдек, сезне җиңеп изгән кешеләргә, үзегез өстен булдыгыз һәм малларыгызны, балаларыгызны күбәйтеп сезгә ярдәм бирдек вә сезне күп гаскәр кыйлдык. "Бу вакыйга Җалут вакыйгасыдыр ки, Җалут, золым белән Ягъкуб балаларын йөдәтеп бетергәч, Талут гаскәре Җалут гаскәрен җиңде һәм Җалут үтерелде. Моннан соң Ягъкуб балалары тагын иркенлектә яши башладылар". (6) Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр явызлыклар кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче фәсәд вакыты җитеп, фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне җибәрербез, йөзләрегезне кара кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны җимергән кебек икенче мәртәбәдә дә шул мәсҗидне җимерсеннәр өчен вә сез эшләгән эшләрне һәлак итсеннәр өчен. (Мәсҗидләрендә Аллаһ хөкемнәрен йөретмәделәр, ислам динен боздылар, шуның өчен Аллаһ беренче мәртәбәдә Җалутны аларга ирекле кыйлды. Җалут мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен каты ґәзаблады. Икенче мәртәбәдә икенче бер залимне җибәрде. Ул залим дә мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен ґәзаблады. Хәзер бездә Руссия мәсҗидләрендә дә Аллаһ хөкемнәре йөреми. Аллаһ үзе белер нишләтергә). (7)