Вә ул иптәше илә бакчасына керде, хәлбуки имансыз булуы белән үзенә золым итүчедер, иптәшенә әйтте: "Минем бу бакчаларым мәңге бетәрләр дип уйламыйм. (35) Вә кыямәт булыр дип уйламыйм, әгәр син әйткәнчә кыямәт була калса һәм мин Раббыма кайтсам, әлбәттә, мин ахирәттә бу бакчаларымнан да яхшырак бакчалар табармын", – дип. (36) Мөэмин иптәше җавап биргән хәлдә әйтте: "Әйә син төп атаң Адәмне балчыктан халык кылучы Аллаһуга иман китермәдеңме? Соңра һәр кешене ата-аналарының мәниләреннән яратты, соңра сине ир хәленә китерде. (37) Син ни әйтсәң әйт, ләкин мин әйтәм: Ул – Аллаһ минем Раббым вә Раббыма һичкемне тиңдәш, иптәш кыйлмамын. (38) Бакчаңа кергәндә Аллаһ теләгән эш була вә һичбер эшне кылырга куәт юк, мәгәр Аллаһ ярдәм бирсә генә куәт була дип керсәң иде. Әгәр син мине мал вә бала җәһеттән үзеңнән ким күрсәң. (39) Мин өмет итәмен иманым сәбәпле Раббым миңа синең бакчаларыңнан артыкны бирер дип тә, синең бакчаларыңа күктән һәлак итәчәк бернәрсәне җибәрер дә, бакчаларың аяклар тая торган шома җир булып калыр. (40) Яки бакчаңның суын җиргә батырыр, ул суны кире кайтару өчен бер нинди хәйләгә кадир булмассың", – дип. (41) Мөэмин иптәше әйткәнчә, кәфернең бакчасы һәлак ителде, бакчасын гүзәлләтер өчен сарыф иткән малының вә бакчасының һәлак булганын күргәч, ике кулын бер-берсенә сугарга тотынды, чөнки ике бакчасының да җимеш агачлары һәммәсе егылып җимешләре өстенә төшкән иде, вә әйтте: "Әгәр Раббыма һичкемне шәрик кылмаган булсам, бу хәл булмас иде", – дип. (42) Вә ул кәфергә Аллаһудан башка ярдәм бирүчеләр булмады һәм үз көче белән дә котыла алмады. (43) Кыямәт көне булганда вәлайәт һәм ярдәм итмәк фәкать Аллаһуга хастыр вә ул вәлайәт хактыр, вә Аллаһуның сәвабы – нигъмәте һәркемнекеннән хәерледер һәм Аллаһуга итагать итүнең ахыры башкача итагать итүнең ахырыннан хәерледер. (44) Кешеләргә дөнья тереклеген мисал итеп күрсәт, ул дөнья Без күктән иңдергән яңгыр суы кебидер: ул яңгыр белән җир йөзеңдәге үсемлекләр үсеп бер-берсенә кушылдылар, соңра үләннәр кибеп саргайды вә җил очырып алып китте, ягъни дөнья җилгә очкан үлән кеби, бер көнне юк булачак. Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитә торган булды. (45)