у
эшләр Аллаһ үзе
вә Аның һәр
эше хак
булган өчен. Ул кыямәт көнне
үлекләрне
тергезер, вә
Ул һәр нәрсәгә
кадир. (6) Тәхкыйк
кыямәт килүчедер,
аның килүендә
һич шик юк, әлбәттә,
Аллаһ кабердәге
үлекләрне
кубарыр. (7) Бәгъзе
кешеләр үзе һидәяттә
булмаганы хәлдә
дәлилсез һәм
хакыйкать
яктылыгы
булган Коръәннән
башка кешеләр
белән
тартышыр. (8) Тәкәбберләнеп
Аллаһуның
Коръән юлына
чакыруын
инкяр иткән хәлдә
кешеләрне
Аллаһ
юлыннан
адаштырырга
тырышыр, ул
кешегә дөньяда
ләгънәт вә
хурлыктыр, вә
Без аны ахирәттә
яндыручы ґәзабка
тартырбыз. (9)
Бу ґәзаб сиңа
ике кулың белән
кәсеп иткән
динсезлегең
сәбәпледер,
бит Аллаһ
колларына
золым итүче түгел.
(10) Бәгъзе
кешеләр, шикләнеп,
ышаныр-ышанмас
кына Аллаһуга
гыйбадәт
кылалар, әгәр
аларга дөнья
уңышы килсә,
аңа күңелләре
карарланып
шатланалар, әгәр
аларга бәла-каза
килсә, мөртәт
булып
имансызлык
якка китәләр,
андый кеше дөньяда
вә ахирәттә бәхетсез
булып хәсрәттә,
бу хәсрәт
ачык олугъ хәсрәттер.
(11) Зарар
да, файда да
итә алмый
торган Аллаһудан
башка нәрсәдән
ярдәм сорар,
бу эш хактан
бик ерак
адашудыр. (12)
Файдасына
караганда
зарары
якынрак нәрсәгә
гыйбадәт
кыйлыр, Аллаһ
урнына
тотылган ул нәрсә
ни явыз ярдәмче,
вә ни явыз
иптәштер. (13) Дөреслектә
Аллаһ, иман
китереп Аңа итагать
итеп изге гамәлләр
кылган мөэминнәрне
төрле татлы
елгалар
агучы җәннәтләргә
кертер, әлбәттә,
Аллаһ теләгәнен
эшләүче. (14)
Берәү зан итсә
ягъни Аллаһ,
Мухәммәд г-мгә
дөньяда һәм
ахирәттә ярдәм
бирмәс дип әйтер
булса, ул
кеше көче җитсә,
аркан сузып күккә
менсен,
аннары Мухәммәд
г-мгә килә
торган вәхийны
яки ярдәмне
киссен, соңра
карасын бу хәйләсе
аның ачуын
китерерме? Ягъни
ничек кенә
ачуланса да,
ни генә кылса
да, аның Аллаһ
эшенә каршы
тора алмас. (15)