Карун әйтте:
"Миңа бу мал
белемемнең күплеге
өчен
бирелде", –
дип. Аллаһ әйтте:
"Галим булса
белмиме
моннан элек
Аллаһ күпме җәмәгатьне
Аңа
карышканнары
өчен һәлак
итте, ул һәлак
булган, кешеләр
куәттә
Каруннан
артыграк вә җыйган
маллары күбрәк
иде, фәсәдче
залимнәр
кыямәт көнендә
гөнаһларыннан
соралмаслар,
хисапсыз җәһәннәмгә
керерләр." (78) Карун
бер көнне йөгән-иярләре
алтын белән
зиннәтләнгән
атка атланып
кавеменә
чыкты, дөнья
тереклеген
генә теләүчеләр
әйттеләр:
"Карунга
бирелгән
байлык кеби
безгә дә
бирелгән
булса, нинди
яхшы булыр
иде, ул Карун
дөньяга олуг
насыйп иясе",
– дип. (79) Белем
бирелмеш
кешеләр дөньяны
сөючеләргә әйттеләр:
"Үкенеч
булсын сезгә,
иман китереп
изге гамәлләр
кылган кешеләргә
Аллаһ вәгъдә
иткән җәннәт
нигъмәтләре
Карунга
бирелгән
малдан хәерлерәктер,
ул җәннәткә
ирешмәс һичкем,
мәгәр сабыр
итеп Аллаһ
юлында яшәгән
хак мөэминнәр
ирешерләр", –
дип. (80) Без ул
Карунны һәм
йортын җиргә
йоттырдык, чөнки
Карун,
байлыгына
таянып,
Мусаны күп җәберләде.
Шул
вакытта Аллаһудан
башка
Карунга ярдәм
бирүче
булмады, һәм җир
астына китүдән
үзен-үзе дә
саклый
алмады. (81) Әле күптән
түгел генә
Карунның дәрәҗәсен
өмет итүче
кешеләр
Карунның
йорты белән җир
астына киткәнен
күреп
тордылар вә әйтер
булдылар: "Ґәҗәб
бу эш безгә шөбһәле
булды, Аллаһ
сынар өчен
теләгән бәндәсенә
киң ризык вә
теләгән бәндәсенә
тар ризык
бирер икән, әгәр
Аллаһ без теләгәнчә
Карун малы
кеби мал безгә
дә биргән
булса, әлбәттә,
без дә Карун
белән бергә җир
астына киткән
булыр идек, вәй
Карунның эше үкенечле
булды! Аллаһуга
карышып көфран
нигъмәт
кылучылар
Аллаһ ґәзабыннан
котыла
алмаслар икән
ләбаса", – дип әйттеләр.
(82)
Без ахирәтне,
иман китерүдән
вә Аллаһуга
итагать игүдән
олугъланмаган
һәм җир өстендә
бозыклык фәсәд
кыйлмаган
хак мөэминнәр
файдасына
кылырбыз,
эшенең,
ахырындагы уңыш,
ахирәттәге бәхет,
Аллаһуга
карышудан гөнаһлы
булудан
сакланучы мөэминнәргәдер.
(83)
Берәү Аллаһ
риза
булырдай
яхшылык белән
барса ахирәткә,
аңа Аллаһу
хозурында хәерлерәк
күбрәк нигъмәт
булыр, берәү
күп гөнаһ белән
яман кеше
булып барса,
андый кешеләр
фәкать бозык
эшләренә
каршы каты хөкем,
каты ґәзап
белән җәзаланырлар.
(84)