Вә
Карунны вә
Фиргаунне һәм
Һаманны һәлак
иттек, Муса
аларга ачык аңлатмалар
белән килгән
иде, алар исә
Мысыр җирендә
тәкәбберләнделәр,
Безнең ґәзабтан
котыла
алмадылар. (39)
Аларны һәммәсен
үзләренең гөнаһлары
сәбәпле
тоттык,
аларның бәгъзеләренә
ташлар алып
килгән җил җибәрдек
(Лут кавемедер),
аларның бәгъзеләрен
фәрештәнең
кычкыруы
тотты (Мәдйән вә Сәмуд
кавемнәредер),
кайберсен җиргә
йоттырдык (ул
Карундыр) вә
алардан
кайберләрен
суга
батырдык (алар
Фиргаун
кавемедер), Аллаһ
аларга золым
итәр булмады
ләкин алар
явызлык белән
үзләренә
золым иттеләр.
(40)
Аллаһудан
башка
сынымнарны
дус тоткан мөшрикләрнең
мисалы, үрмәкүч
кеби ул үзенә
өй ясады, әлбәттә,
өйләрнең зәгыйфьрәге
үрмәкүч өедер,
салкыннан, яңгырдан
файда
бирмидер,
шуның кеби
сынымнарны
дус тоткан мөшрикләр
дә алардан һич
файда күрмәсләр,
әгәр шуны
белсәләр. (41) Аллаһ,
шиксез, беләдер
аларның Аллаһудан
башка нәрсәгә
гыйбадәт
кылганнарын, җәзасыз
калдырмас, Ул
җиңүче вә
хикмәт иясе. (42) Коръәндә
бу кеби
мисалларны
кешеләргә бәян
итәбез аңнарга
җиңел булсын өчен,
ләкин ул
мисалларны
галимнәрдән
башкалар аңламаслар.
(43)
Аллаһ җирне вә
күкләрне
хаклык белән
төзеде, Аллаһуның
бу эшләреңдә
Аны тану өчен
мөэминнәргә
дәлилләр бар.
(44)
Ий Мухәммәд
г-м, Коръәннән
вәхий ителгән
аятьләрне
укыгыл вә
намаз укыгыл,
тәхкыйк
намаз, фәхеш
эштән дә
ярамаган эшләрдән
укучыны тыя,
намаз, әлбәттә,
Аллаһ зекерләренең
иң зурысы,
Аллаһ сезнең
ни эшләгәннәрегезне
белә. (45)