Нәүбәтне
теләгән
хатыныңнан
кичетерсәң,
аның белән
бергә ятмасаң,
вә үзең теләгән
хатыныңны үзеңә
кушсаң, бергә
ятсаң-ихтыярлысың,
әгәр бер хатыныңны
кичәләрен нәүбәттән
калдырып, соңра
аны эстәсәң
сиңа гөнаһ
юк, хатыннарың
хакындагы бу
хөкемнәрнең
Аллаһ
тарафыннан
булуы,
хатыннарыңның
күзләре
карарлануга
якынрактыр, вә
көенмәүләренә
һәм син биргән
нәрсәләргә
барчасы риза
булырга
якынрактыр,
Аллаһ күңелләрегездә
булган нәрсәне
беләдер, Аллаһ
белүче вә
йомшаклык
кылучы булды.
(51)
Ий Мухәммәд
г-м, ошбу
тугыз
хатыннан соң
хатын алмак
сиңа хәләл түгел,
һәм бер
хатыныңны
талак итеп
аның урынына
икенче хатын
алмак та хәләл
түгелдер, гәрчә
ул икенче хатын
чибәрлеге
белән сине гаҗәбләндерсә
дә, мәгәр
кулында үз тәрбияңдә
булган кәнизәк
хатын сиңа хәләлдер.
Аллаһ һәрнәрсәне
күзәтеп
саклаучы
булды. (52) Ий мөэминнәр,
пәйгамбәр г-м
өйләренә аш мәҗлесенә
барганда
ашның өлгергәнен
көтеп
тормыйча рөхсәтсез
кермәгез, мәгәр
керегез дип
чакырылсагыз
керегез,
ашап-эчеп тәмам
булгач
китегез,
бер-берегезнең
хәлләрен
сорашып озак
вакыт
утырмагыз,
сезнең шулай
озак
утыруыгыз пәйгамбәрне
борчыйдыр, ул
сезгә инде
кайтыгыз дип әйтергә
ояладыр сездән,
әмма Аллаһ
хакны әйтергә
оялмыйдыр. Әгәр пәйгамбәр
хатыннарыннан
бернәрсә
сорасагыз, пәрдә
аркылы
сорагыз, әнә
шулай
соравыгыз
сезнең күңелләрегезгә
дә, аларның күңелләренә
дә
пакьлектер, вә
сезгә лаек
булмады пәйгамбәрне
бернәрсә белән
рәнҗетмәк, дәхи
пәйгамбәрнең
хатыннары үзеннән
соң сезгә мәңге
хәләл
булмады. Тәхкыйк
пәйгамбәрне
рәнҗетү, вә
аның
хатыннарына
никахлану
Аллаһ
хозурында
сезгә бик
олугъ гөнаһ
эш булды. (53) Әгәр
сез бернәрсәне
күрсәтеп эшләсәгез
яки күңелләрегездә
бернәрсәне
яшерсәгез,
Аллаһ һәрнәрсәне
белүче булды.
(54)