Ул –
Аллаһ сезне җир
өстенә
вакытлыча хуҗа
кылды. Һәм
берәү
имансыз,
динсез булса,
әлбәттә,
зарары үзенәдер,
имансызларның
имансызлыклары
Раббылары
хозурында
каты ачуны
гына
арттырыр, дәхи
аларның
имансызлыклары
хәсрәтләрен
генә
арттырыр. (39) Мөшрикләргә
әйт: "Күрәсезме,
Аллаһудан
башка Илаһә
тоткан
сынымнарыгыз
җир өстендә нәрсә
халык кылдылар,
миңа күрсәтегез!"
Яки
аларның күкләрне
халык кылуда
Аллаһ белән
бертигез Илаһәлары
бармы, яки
Без аларга
Аллаһуның шәриге
тиңдәше бар
дип өйрәткән
китапны иңдердекме,
мөшриклекне
шул китаптан өйрәнгән
булыр иделәр.
Мөшрикләрнең
берберсенә
яхшы сүзләре
булмас, мәгәр
сынымнарыгызга
гыйбадәт
кылыгыз, алар
сезгә шәфәгать
итәрләр дип
берберсен
алдарлар. (40) Аллаһ җирне
вә күкләрне төшеп
китүләреннән
үзенең кодрәте
белән
тотадыр, әгәр
җир вә күкләр
урыннарыннан
китсәләр, соңра
аларны Аллаһудан
башка тотып
калучы һич
булмас иде. Ул – Аллаһ
йомшаклык
кылучы вә
ярлыкаучы
булды. (41) Мәккә
мөшрикләре,
Коръән иңмәс
борын, Аллаһ
исеме илә ант
итеп әйттеләр:
"Әгәр безгә
Аллаһудан
китап иңеп пәйгамбәр
килсә, яһүд
белән
насарага
караганда
без туры юлга
ныграк күнелгән
булыр идек", –
дип. Аларга
Коръән белән
пәйгамбәр
килгәч,
аларга Ислам
диненнән өркеп
качуны гына
арттырды. (42) Җир өстендә
тәкәбберлек һәм
явыз мәкерләр
кылганнары хәлдә
кабахәт эшләр,
явыз мәкерлекләр,
әлбәттә,
кылучыларның
үзләренә
кайтыр, алар
көтмиләр
Аллаһудан
башканы, мәгәр
Аллаһуның әүвәлге
ґәзаб кылган
гадәтен көтәләр,
әлбәттә Аллаһуның
гадәте
алмашынуны
тапмассың, һәм
Аллаһуның
гадәте үзгәрмәс,
кәферләрне ґәзабсыз
калдырмас. (43) Әйә
алар гыйбрәт
күзе белән
карап җир өстендә
йөрмиләрме, үзләреннән
әүвәлге кәферләрнең
ахыр хәлләренә
карамыйлармы
– ничек һәлак
булганнар, ул
һәлак булган
кешеләр куәттә
болардан
артык иделәр.
Җирдә вә күкләрдә
Аллаһуны һичбер
зат, һичбер нәрсә
гаҗиз, көчсез
итә алачак түгел.
Аллаһ
барча нәрсәне
белүче вә һәр
нәрсәгә көче җитүче.
(44)