Ул көндә
җәннәткә
кергән мөэминнәр,
шиксез, яхшы
нигъмәтләр
белен ләззәтләнүчеләрдер. (55) Ул мөэминнәр
вә хатыннары
күләгәлектә
яхшы
диваннарда
утырып
шатланып сөйләшерләр.
(56)
Аларга җәннәттә
тәмле җимешләр
вә күңелләре
теләгән нәрсәләр
бардыр. (57)
Аларга җәннәттә
рәхимле
булган Аллаһудан
сәлам бүләге
дә ирешер. (58) Ий
имансыз
динсезләр,
яки Коръән
белән гамәл
кылмаучылар,
Коръән белән
гамәл кылучы
мөэминнәрдән
аерылыгыз! (59) Ий Адәм
балалары, Мин
сезгә ґәһед
кылмадыммы һәм
белдермәдемме
шайтанга
гыйбадәт
кылмагыз, вә
аның сүзе белән
йөрмәгез, әлбәттә,
ул сезгә ачык
дошмандыр. (60) Сез Миңа
гына гыйбадәт
кылыгыз, Миңа
гына гыйбадәт
кылу һәм Мин
күрсәткән
юлдан гына
бару – шулдыр
туры юл", – дип әйтмәдемме? (61) Тәхкыйк
ул шайтан
Сезләрдән
бик күпләрне
адаштырды,
аздырды шуны
уйлап карамыйсызмы?
(62)
Менә бу
алдыгыздагы
нәрсә, егәр
иман китермәсәгез
һәм Аллаһуга
итагать итмәсәгез
сезгә шул
булыр дип вәгъдә
ителгән җәһәннәмдер.
(63)
Дөньяда
имансыз,
динсез
булганыгыз өчен,
бүген шул җәһәннәмгә
кереп аның
каты ґәзабын
татыгыз! (64) Мәхшәр
көнендә кәферләрнең
вә
монафикъларның
авызларына мөһер
басарбыз вә
эшлеген эшләрен
кулларыннан
сөйләтербез
вә аякларын
шаһит итәрбез.
(65)
Әгәр теләсәк,
аларның күзләрен
томалап
сукыр кылыр
идек, гадәтләре
буенча
ашыгып юлга
чыгарлар, ләкин
сукыр булулары
сәбәпле юлны һич
күрмәсләр. (66) Әгер
теләсәк
торган яки йөргән
урыннарында
аларның сурәтләрен
алыштырыр
идек,
кайтырга да вә
китәргә дә
кадир
булмаслар
иде. (67) Әгәр берәүгә
озын гомер
бирсәк, алын, әгъзаларына
зәгыйфьлек
бирәбез. Шуны
уйлап
карамыйлармы?
(68)
Без Мухәммәд
г-мгә шигырь өйрәтмәдек
һәм аңа
шагыйрь булу
дөрес тә түгел,
мәгәр Безнең
аңа өйрәткәнебез
вәгазь һәм
ачык мәгънәле
Коръәндер. (69) Ул
Коръән тере
кешеләрне
Аллаһ ґәзабы
белән
куркытыр өчен
һәм аның белән
гамәл
кылмаучы кәферләргә
җәһәннәм ґәзабын
лязем итәр өчен
иңдерелде. (70)