Ул миңа әйтәдер
иде: "Әйә син
кабердән
терелеп чыгуга
ышанасыңмы? (52) Без үлеп сөякләребез
череп туфрак
булгач,
терелеп
хисаб вә җәза
ителербезме?" –
дип." (53) Җәннәттәге
әлеге мөэмин әйтер:
"Ул терелеп
кубарылуны
инкяр итүче
иптәшемне җәһәннәмнән
күрсәтимме? (54) Һәм җәннәттә
булганы хәлдә
җәһәннәмгә карап,
әлеге иптәшен
ут уртасында
күрер. (55)
Уттагы иптәшенә
кычкырып әйтер:
"Валлаһи син
мине
ышанмаска өндәп
үзең кеби
утка салырга
якын булдың. (56) Әгәр
Раббым миңа
иманны ингам
итмәсә, әлбәттә,
сезнең белән
бергә мәңгегә
утка
салынган
булыр идем". (57) Мөэминнәр
җәннәттә
бер-берсенә әйтешерләр:
"Без җәннәттә
тагын үлмәбезме?
(58)
Дөньядагы үлүебездән
башка тагын үлмәбезме
һәм утта ґәзаб
та ителмәбезме?
(59) Әгәр җәннәттә
үлмәсәк һәм ґәзаб
кылынмасак,
бу эш, әлбәттә,
олугъ теләккә
вә зур бәхеткә
ирешмәстер." (60) Әнә
шундый бәхеткә
ирешү өчен,
гамәл
кылучылар, әлбәттә,
җәннәткә
алып керә
торган хәерле
эшләрне эшләсеннәр
вә изге гамәлләрне
кылсыннар! (61) Кеше өчен
мәңге
торачак урын
йөзеннән,
нигъмәтләр
белән тулган җәннәтләр
яхшымы? Яки
заккум агачы үсә
торган җәһәннәм
яхшымы? (62) Ул
заккум
агачының җәһәннәм
уты эчендә үскәнлегенә
һәм җимеш
биргәнлегенә
ышанмыйлар,
ышанмаулары
аларга ґәзаб өстенә
ґәзаб
булачак. Ул
җимеш энәле
булып
ашаганда
тамакны
ертыр,
ачылыгы тамакны
көйдерер. Ышанмаучыларга
шул җимешне
ашатырлар. (63) Дөреслектә
ул агач җәһәннәмнең
төбеннән
чыгып үсәдер.
(64)
Аның җимешләре
кабахәтлектә
гүя шайтан
башларыдыр. (65)
Имансызлар, әлбәттә,
ул агачның җимешен
ашарлар, һәм
шул ачы җимеш
белән
корсакларын
тутырачаклар.
(66)
Соңра аларга
эрен
кушылган
кайнар су
эчерелер. (67) Соңра
аларның
кайтарылмаклары
җәһәннәмгәдер.
(68)
Алар
ата-бабаларының
хак юлдан
адашканлыкларын
белделәр, ләкин
белсәләр дә
хак динне
кабул итмәделәр.
(69)
Аларның
адашканын
белә торып
аталарына
ашыгып
иярделәр һәм
алар гыйбадәт
кылган
сынымнарга
гыйбадәт
кылдылар. (70) Тәхкыйк
әүвәлгеләрнең
дә күбрәге
адашкан иделәр.
(71)
Без аларга, әлбәттә,
җәһәннәм ґәзабы
белән
куркытучы пәйгамбәрләр
җибәрдек. (72) Күр!
Куркытылып
та пәйгамбәрләрне
ялганга
тотучыларның
ахыры ничек булды,
әлбәттә, һәлак
булдылар. (73) Мәгәр
Аллаһуның
ихласлы
коллары ґәзабтан
котылдылар. (74) Нух г-м
кавеменең
иманга килүеннән
өмет кисеп: "Йә
Рабби, ярдәм
бир", – дип,
Безгә дога
кылды, ни хуш
доганы кабул
итүчеләрдәнбез.
(75)
Нухны вә аңа
ияргән мөселман
җәмәгатьне кәферләрнең
золымыннан һәм
Туфан суына
батып һәлак
булудан
коткардык. (76)