Вә Нухның
балаларын
кыямәткә
чаклы
калдырдык, дөньядагы
барча кеше
аның нәселеннәндер.
(77)
Без Нух өчен
аңардан соң
килгән пәйгамбәрләрдә
яхшы исем
калдырдык, һәр
ышанучы аны
мактап сөйләр.
(78)
Барча гамәлдә
ул Нухка
кеше, җен, вә фәрештәләр
сәлам әйтерләр.
(79)
Без, әлбәттә,
яхшыларга әнә
шулай изге җәза
бирәбез. (80) Ул Нух
Безнең хак мөэмин
колларыбыздандыр.
(81)
Соңра аның
имансыз
кавемен суга
батырып һәлак
иттек. (82) Диннең
асылында Нух
г-мгә иярүчеләрнең
берсе Ибраһим
г-мдер, гәрчә
аралары ике
мең алты йөз
кырык ел
булса да. (83) Ул
Ибраһим
Раббысына
ширектән вә
шиктән пакь күңел
белән килде. (84)
Атасына вә
кавеменә әйтте:
"Аллаһны
ташлап нәрсәгә
гыйбадәт
кыласыз. (85)
Ялганнарның
иң кабахәтен
кылганыгыз хәлдә
Аллаһудан
башка нәрсәне
Аллаһ дияргә
телисез. (86) Һичнәрсәгә
ярамаган нәрсәләргә
гыйбадәт
кыласыз да
бит, барча
галәмне тәрбия
итүче Аллаһ
хакында нәрсә
уйлыйсыз? Ул –
Аллаһ сезне хөкем
итмәс һәм ґәзаб
кылмас, дип
уйлыйсызмы?
Бу кавем
йолдызларга
табыныр иделәр,
бәйрәм көннәрендә
корбан чалып,
корбаннарын
сынымнары
алдына куеп, үзләре
кырга бәйрәм
итәргә чыга
торган
булганнар,
шул бәйрәм итә
торган
урыннарына
Ибраһим г-мне
дә
чакырдылар. (87) Ибраһим
башын күтәреп
йолдызларга
карады. (88) Һәм әйтте:
"Мин чирлим,
миндә тагун
чире булса
кирәк, бара
алмыйм". (89) Һәм
алар Ибраһимнең
чире
йокмасын дип,
аны калдырып
бар да кырга
киттеләр. (90) Ибраһим
яшеренеп
сынымнар
янына керде,
алларындагы
корбаннарны
күргәч,
сынымнарга
ник
ашамыйсыз
диде. (91) Сезгә
ни булды – сөйләмисез,
миңа җавап
бирмисез? (92) Соңра
сынымнарын
балта белән
бик каты җимерергә
тотынды, чөнки
башта –
сынымнарыгызны
валлаһи
ватачакмын,
дигән иде. (93) Ибраһимнең
сынымнарын
ватканын
ишетеп мөшрикләр
йөгереп
килделәр, һәм
без гыйбадәт
кыла торган
сынымнарыбызны
ник җимердең
диделәр. (94) Ибраһим
әйтте: "Үзегез
агачтан,
таштан юнып
ясаган нәрсәләргә
гыйбадәт
кыласызмы? (95) Бит үзегезне
дә вә сез
сыным ясаган
агач,
ташларны да
Аллаһ юктан
бар кылды." (96) Хакка
каршы
ачулары
килеп, Намрут
патша вә аның
олугълары әйттеләр:
"Таштан зур
бина ясагыз,
аннары эченә
утын тутырып
яндырыгыз,
кайчан
ялкынланып
янарга
тотынса,
ялкын эченә
Ибраһимне
атыгыз", – дип. (97) Алар
Ибраһимгә
явызлыкны
кылырга теләделәр,
һәм Без
аларның мәкерен
буш кылып үзләрен
хур иттек,
утны Ибраһимгә
салкын итеп,
пәйгамбәрлегенә
дәлил кылдык.
Бабил шәһәреңдә
Ибраһимгә эш
калмады. Аллаһ
хөкемнәрен
ирештерде,
могъҗизалар
күрсәтте,
инде аңа күчеп
китү лязем
булды. (98) Вә ул әйтте:
"Раббым әмер
иткән урынга
күчеп китәмен,
әлбәттә,
Раббым мине
барасы җиремә
җиткерер.
Ибраһим һәм
хатыны
картайганнар,
балалары юк
иде. Шул сәбәпле
карт көннәрендә
булса да Ибраһим
Аллаһудан
бала сорады. (99) Ий
Раббым миңа
бер изге ир
бала биргел,
миңа ярдәмче
булсын! (100) Без
Ибраһимгә
бер ир бала
белән шатлык
хәбәрен
бирдек, ул
бала кечкенә
чагында
галим, олугъ
хәлендә
йомшак күңелледер.
(101) Ул бала җиде
яшенә җитеп
атасы илә йөри
башлагач,
Ибраһим әйтте:
"Ий угълым,
мин төшемдә
Аллаһ
тарафыннан
сине корбан
итеп чалырга
боерыламын,
уйлап күр бу
эшкә ничек
карыйсың?
Угълы
Исмагыйл әйтте:
"Ий атам, ни
белән
боерылган
булсаң, шуны
эшлә, мин
Аллаһ хөкеменә
ризамын, бу
эштә мине,
Аллаһ теләсә,
сабыр итүчеләрдән
табарсың", –
дип. (102)