Без җирне
вә күкләрне вә
араларында
булган нәрсәләрне
файдасыз,
хикмәтсез
яратмадык,
хикмәтсез
яратылган
дип уйлау кәферләрнең
эшедер, кәферләргә
ни үкенеч вә һәлакәтлек
утка керүләре
сәбәпле. (27) Әйә
Без иман
китереп изге
гамәлләр
кылган мөэминнәрне,
җир өстендә төрле
бозыклык
кылучы
фасыйклар
белән
бертигез
кылырбызмы? Яки гөнаһтан
сакланучы тәкъва
мөэминнәрне,
гөнаһка
чумган залимнәр
белән
бертигез
кылырбызмы? Әлбәттә,
тигез
кылмабыз,
аерырбыз. (28) Без сиңа
иңдергән
китап күп
файдалы вә бәрәкәтледер,
аятьләрен
уйлап фикерләп
аңласыннар өчен
һәм гакыл ияләре
вәгазьләнсеннәр
өчен иңдердек.
(29)
Вә Без Даудка
Сөләйманны һибә
кылдык, нинди
хуш бәндәдер
ул Сөләйман,
ул һәрвакыт тәүбә
тәсбих белән
Аллаһуга
кайтучыдыр. (30)
Икенде
намазына хәтле
Сөләйманга
Аллаһның рәхмәтеннән
гаептән
атлар
бирелде, ул
атлар бик җиңел,
бик тиз йөрүче
һәм күренештә
бик тә матур
атлардыр. Сөләйман
атларның
матурлыгына
мәхәббәт
итеп, аларны
уйнату илә мәшгуль
булды, хәтта
икенде
намазын
онытып
кичектерде. (31) Сөләйман
үкенеп әйтте:
"Мин атлар мәхәббәтенә
авышып,
Раббымның
зекере
булган
намазны
кичектердем,
хәтта кояш
баеды, (32) ул
атларны миңа
китерегез", –
диде, атларны
китергәч, Сөләйман
муеннарыннан
һәм
аякларыннан
сыйпады. (33) Тәхкыйк
Без Сөләйманны
патшалыгын
алмак белән бәлаләндердек,
чөнки аның
патшалыгы йөзегендә
иде, бер кич нәзеген
хатыны янына
калдырып
киттек тә, Сөләйман
сурәтендә
бер җен йөзекне
алып китте,
шуның белән Сөләйманның
кулыннан
патшалык
китте. Вә
Без аның
курсисенә
бер гәүдәне
яки әлеге йөзекне
алган җенне
утырттык, соңра
Сөләйман тәүбә
итте, Аллаһуга
кайтты. Ягъни
йөзекне
кулга төшереп
яңадан патша
булды. (34) Әйтте:
"Ий Раббым, мине
ярлыкагыл, вә
миннән соң һичкемгә
лаек
булмаган
олугъ
патшалыкны
миңа биргел,
тәхкыйк Син һәрнәрсәне
һибә кылып
бирүчесең. (35) Сөләйманга
җилне ирекле
кылдык, ул җил
аның боерыгы
белән теләгән
җиргә йомшак
кына барыр
иде. (36) Дәхи диңгез
төбенә төшеп
энҗе-мәрҗән
ташларын
чыгара
торган җеннәрне
вә бөек
биналар ясый
торган җеннәрне
аңа
буйсындырдык.
(37)
Башка
шайтаннарны
кешеләргә
зарарлары
тимәсен өчен,
бер урынга җыеп
кулларын
муеннарына
богауладылар.
(38)
Ий Сөләйман,
бу әйтелгән нәрсәләр
сиңа биргән нәрсәләребездер,
теләгән кешеңә
теләгән нәрсәңне
бир, яки һичнәрсә
бирмичә үзеңдә
сакла, ул нәрсәләрдә
сиңа хисап
юктыр. (39) Дәхи
ул Сөләйманга
хозурыбызда
Безгә якын
булу һәм
кайта торган
күркәм урын
бардыр. (40) Янә
колыбыз Әйүб
пәйгамбәрне
сөйлә, Әйүб
Раббысына
дога илә мөрәҗәгать
итте: "Ий
Раббым, мине
шайтан
авырлык вә
каты мәшәкать
илә тотты,
малымны вә
балаларымны һәлак
итте." Әйүб
күп еллар
сырхау булды,
һич нәрсәсе
калмады, ул һаман
сабыр итте
зекердән
туктамады. (41) "Ий Әйүб,
аягың илә җиргә
тип" – дип әйтелде,
типкәннән соң
салкын чишмә,
юынырга
кайнар чишмә
чыкты. Кайнар
чишмәдә
юынды вә
салкын чишмәдән
эчте, шунда
ук сәламәтләнеп
әүвәлге куәтен
тапты. (42)