Әйә
Аллаһ берәүнең
күкрәк эчен
киң кылып
ислам динен
кабул иттерсә,
вә ул
Раббысының Һидәят
нуры
яктылыгында
булса, ягъни
Аллаһ ярдәме
белән туры
юлны бик яхшы
күреп барса,
ул кеше,
имансыз,
юлсыз кеше
кеби булырмы? Аллаһ
зекере һәм вәгазе
булган Коръәннән
күңелләре
гафил булган
кешеләргә ни үкенеч
вә һәлакәтлектер.
Алар Коръән
белән гамәл
кылмаулары сәбәпле
ачык
адашмакталар.
(22)
Аллаһ сүзләрнең
күркәмрәген
иңдерде, ул сүзләр
аятьләре
бер-берсенә
охшаган
китаптыр,
анда хөкеми
аятьләр икешәр
мәртәбә
зекер
ителмештер, ґәзабларны
сөйләгән
аятьләрне
укыганда,
Аллаһудан
курыккан
кешеләрнең
тиреләре
тетрәр, соңра
күңелләре вә
тиреләре
Аллаһ зекере
белән
карарланыр. Ошбу Коръән
Аллаһ һидәятедер,
аның белән үзе
теләгән
кешене туры
юлга күндерер.
Вә берәүне
Аллаһ
адаштырса, аңа
туры юлны бирүче
булмас. (23) Кыямәт
көнне
куллары
богауланып
каты ґәзабка
йөзтүбән
салынган
кеше, җәннәткә
кереп имин
булган кеше
белән
бертигез
булырмы? Коръән
белән гамәл
кылмаучы
залимнәргә кәсеп
иткән
золымыгызның
ґәзабын татыгыз,
диелер. (24) Хәзерге
кәферләрдән әүвәлге
кәферләр дә пәйгамбәрләрне
ялганга
тоттылар,
аларга һич
сиздермичә ґәзаб
килде. (25) Аллаһ
аларга дөнья
тереклегендә
хурлыкны
татытты, вә
аларга ахирәт
ґәзабы
олугърактыр, әгәр
белер
булсалар. (26) Без бу
Коръәндә
кешеләргә төрле
мисаллар
китердек,
шаять кешеләр
вәгазьләнерләр.
(27)
Ул Коръән ґәрәб
телендә
булып
кимчелекле
булмаган хәлдә
шаять Аллаһуга
тәкъвалык
кылырлар. (28) Аллаһ
ике ирне
мисал итеп күрсәтә:
берсенең хуҗалары
күп булып, хуҗалары
бар да әмер
иткәндә
кайсысының әмерен
үтим икән,
дип аптырап
каладыр. Икенче
ирнең хуҗасы
бер генә
булып, хуҗасы
ни әйтсә шуны
эшләп хуҗасын
риза кыладыр.
Күп хуҗалысы
мөшриккә
мисал, бер
генә хуҗалысы
мөэмингә
мисалдыр. Мактау
Аллаһуга
хасдыр, бәлки
кешеләрнең күбрәге
белмиләр. (29) Ий Мухәммәд
г-м, син дә үлүче,
алар да үлүчеләрдер,
үлемгә хәзерләнегез.
(30)
Соңра, ий
кешеләр, кыямәт
көнендә
Раббыгыз
хозурында дөньядагы
золымнарыгыз
өчен
низагьлашырсыз.
(31)