Яки ґәзабны
күргәч, кеше әйтер,
әгәр Аллаһ миңа
һидәят биргән
булса тәкъвәләрдән
булыр идем. (57) Ґәзабны
күргәч әйтер,
әгәр миңа янә
бер мәртәбә дөньяга
кайту булса
иде, әлбәттә,
мин изгеләрдән
булыр идем,
дип. (58) Бәлки сиңа
Безнең ислам
динен ачык өйрәтүче
вә җәһәннәм хәлләрен
ачык бәян итүче
аятьләрем
килде, ләкин
син аларны
ялганга
тоттың, Коръән
белән гамәл
кылудан тәкәбберләндең
һәм кәферләрдән
булдың. (59) Аллаһуның
баласы бар
диюче мөшрикләрнең
йөзләрен
кыямәт көнне
каралган хәлдә
күрерсең. Иман
китермәүче тәкәбберләргә
әллә җәһәннәмдә
урын юкмы? Әлбәттә,
бик кабахәт
урын бар. (60) Мөшриклектән,
монафикълыктан,
фәхеш, хәрам
эшләрдән һәм
бидеґәт гамәлләрдән
сакланучы вә
фарыз, ваҗеб,
сөннәт гамәлләрне
үтәүче тәкъва
мөэминнәрне
Аллаһ җәһәннәм
утыннан
саклар һәм
аларны җәннәткә
нигъмәтләр
эченә кертер,
аларга
бернинди
авырлык вә
кайгы ирешмәс.
(61)
Аллаһ һәрнәрсәне
халык итүче вә
һәрнәрсә өстеннән
үзе белгәнчә
эш йөртүчедер.
(62)
Җир вә күкләр
хәзинәсенең
ачкычлары
Аллаһ
кулындадыр. Аллаһның
аятьләренә
ышанмаучылар,
алданып мәңгегә
хәсрәттә вә ґәзабта
булачаклар. (63) Ий җаһил
ахмаклар,
Аллаһудан
башкага
гыйбадәт
кылу, дөньяда
иң кабахәт эш
икәнлеге һәм
Аллаһуга
гына гыйбадәт
итү иң хәерле
эш икәнлеге
ачыкланганнан
соң, мине
агач вә
ташларга
гыйбадәт
кылырга әмер
итәсезме? Ий җаһилләр!
(64)
Ий Мухәммәд
г-м, сиңа һәм
синнән әүвәлге
пәйгамбәрләргә
вәхий ителде,
әгәр Аллаһуга
бернәрсәне шәрик-тиңдәш
итсәгез, әлбәттә,
гамәлләрегез
батыл булыр
иде вә үзегез
дә һәлак
булучылардан
булыр идегез.
(65)
Бәлки Аллаһуга
гына гыйбадәт
кыл, вә сиңа
биргән нигъмәтләренә
шөкер итүчеләрдән
бул! (66) Кешеләр
Аллаһуны чын
тану белән
танымадылар
вә
зурламадылар,
бит кыямәт көнендә
җирнең һәр
катлавы Аллаһ
җитәкчелегендә
вә Аның мөлкендә
булыр, вә күкләрдә
Аның кодрәтенә
җыелырлар,
Аллаһ
зурлыгы
янында җир-күкләр
бер учка
сыйган нәрсә
кеби
булырлар. Ул
– Аллаһ мөшрикләр
сыйфатлаган
тиешсез
сыйфатлардан
бик бөек. (67)