Бу көндә
һәркем
кылган гамәле
буенча гына җәза
кылыныр, сәвабын
киметеп яки гөнаһын
арттырып һичкемгә
золым итү
булмас. Аллаһ
хисаб итүдә
бик тиздер. (17) Кәферләрне
кыямәт көне
белән куркыт,
ул көн утка
керергә якын
көннәредер,
ул көндә
кайгыдан вә
куркынычтан
йөрәкләр
бугазга
килерләр. Ул
көндә залимнәргә
яклаучы дус
булмас, шәфәгатьче
дә булмас. (18) Ул –
Аллаһ күзләрнең
хыянәтчесын
белер, ул күз
ят
хатыннарга
караган күздер
һәм күкрәкләр
эчендә
яшерен
сакланган нәрсәләрне
дә белер. (19) Аллаһ
хаклык вә
гаделлек белән
хөкем итәр, Әмма
мөшрикләрнең
сынымнары
бернәрсә белән
дә хөкем итә
алмаслар, дөреслектә
Аллаһ һәрнәрсәне
ишетүче вә күрүчедер.
(20)
Алар җир өстендә
йөрмиләрме, үзләреннән
элекке
кавемнәрнең
иман китермәгәннәренең
ахыр хәлләре
ничек
булганын да күрмиләрме?
Бит ул әүвәлге
кәферләр куәттә
вә биналәр
тезүдә
болардан
артык иделәр,
Аллаһ аларны
гөнаһлары өчен
ґәзаб белән
тотты, Аллаһ
ґәзабын
аларга килүдән
туктатучы
булмады. (21) Бу әйтелгән
ґәзаблар
аларга
тиешле булды,
төрле могъҗиза
вә аятьләр
белән аларга
пәйгамбәрләр
килгәннәр
иде, ләкин
аларны
ялганга
тоттылар,
шуннан соң
Аллаһ аларны
ґәзаб белән
тотты. Чөнки
Ул – Аллаһ куәт
иясе вә каты
ґәзаб белән үч
алучыдыр. (22) Тәхкыйк
Без Мусаны
ачык аятьләр
вә могъҗизалар
белән җибәрдек.
(23)
Фиргаунгә, Һаманга
вә Карунга
алар әйттеләр:
"Ошбу Муса
ялганчы вә
сихерче", –
дип. (24) Муса Бездән
Аларга
хаклык белән
пәйгамбәр
булып килгәч,
алар әйттеләр:
"Муса ияреп
иман китергән
мөэминнәрнең
ир балаларын үтерегез
вә кыз
балаларын
калдырыгыз", –
дип. Әмма
залим кәферләрнең
юлсыз мәкерләре
заигъ булды,
бәлки үз
башларына бәла
булды. (25)