Әлбәттә
күрәсең,
корыган үләнсез
җиргә күктән
су иңдерсәк үлгән
җир терелеп
яшәрәдер, шул
хәлдә үлгән җирне
тергезүче
Аллаһ, әлбәттә,
үлгән кешеләрне
тергезәчәктер,
Аның һәрнәрсәгә
көче җитәдер. (39) Безнең
аятьләребезне
ялган дип
уйлаучылар
хак юлдан чыгарлар,
ягъни хак
юлны
тапмаслар. Алар ничек
тә Бездән
яшеренә
алмаслар. Кыямәт көнендә
утка
ташланган
кешенең хәле
яхшы булырмы?
Яки кыямәт
көнне һәр
куркынычтан
вә ґәзабтан
имин булган
кешенең хәле
яхшы булырмы?
Инде теләгәнегезне
кылыгыз,
ягъни теләсәгез
Коръән күрсәткән
юлны ташлап мәңгегә
утка керергә
хәзерләнегез,
яки теләсәгез
Коръән күрсәткән
хак юл белән
барып җәннәткә
мәңгегә
керергә хәзерләнегез!
Ул – Аллаһ
сезнең
кылган эшләрегездән
хәбәрдар,
яхшы күрәдер.
(40)
Аллаһудан
Коръән килгәннән
соң Коръәннең
хөкемнәрен вә
вәгазьләрен
инкяр итүчеләр
тиешле җәзаны
алырлар. Бит
ул Коръән бик
көчле вә
файдалы,
мисалы юк бер
хак китаптыр.
(41)
Ул Коръәннең
алдыннан да вә
артыннан да
батыл килмәс,
ягъни Коръән
иңгән
елларда да, хәзерге
көндә дә Коръән
Кәримне вә
аның хөкемнәрен,
вәгазьләрен
юкка чыгара
торган көч вә
куәт дөньяда
табылмады һәм
табылмас. Ул
Коръән эшендә
гадел хәким сүзендә
вә фигылендә
мактаулы
булган Аллаһудан
иңдерелмештер.
(42)
Ий Мухәммәд
г-м, сиңа
башка сүз әйтелмидер,
мәгәр синнән
элекке пәйгамбәрләргә
әйтелгән сүзләр
генә әйтеләдер,
синең Раббың
мөэминнәрне
ярлыкаучы вә
кәферләрдән
каты рәнҗеткүче
ґәзаб белән үч
алу иясе. (43) Әгәр
Без Коръәнне
гарәб теленнән
башка телдә
кылсак иде, әлбәттә
әйтерләр иде:
"Ни булыр иде
бу Коръәннең
аятьләре без
аңлый торган
гарәб телендә
бәян ителгән
булса, пәйгамбәр
үзе гарәб
китабы башка
телдә, дип, янә
инкярләрен
арттырыр
иделәр. Син әйт:
"Ул Коръән
иман китергән
хак мөэминнәргә
ышанычлы
туры юлдыр вә
күңелдәге мөшриклек,
монафикълык
вә наданлык
чирләренә
шифадыр. Әмма
Коръәнгә яки
аның хөкемнәренә
ышанмаучыларның
колакларында
саңгыраулык
бар ки, инде
алар ишетмәсләр,
вә Коръән
аларга
сукырлыктыр
ки, Коръән күрсәткән
хак юлны күрмәсләр,
ул кәферләрнең
ишетмәүдә вә
күрмәүдә
мисаллары
бик ерактагы
кеше кебиләрдер,
ул ерактагы
кешегә
кычкырып сөйләсәң
дә ишетмәс, вә
ишарә итеп күрсәтсәң
күрмәс. (44) Тәхкыйк
Без Мусага Тәүрат
бирдек, ул
китап
турында
ихтыйлаф
ителде бәгъзеләре
ышанды, бәгъзеләре
ышанмады. Әгәр
Коръәнне
ялганга
тотучылардан
ґәзабны
кичектерү
белән Раббыңның
вәгъдәсе
булмаса иде, әлбәттә,
Аллаһ хөкеме
араларында ґәзаб
белән тәмам
булыр иде. Алар, әлбәттә,
Коръәннән
шикләнәләр вә
аның
хаклыгыннан
авышалар. (45) Берәү
Коръән юлыннан
барып Аллаһ
ризалыгы өчен
генә изге гамәлләр
кылса,
файдасы, әлбәттә,
үзенәдер, вә
берәү Коръән
юлын ташлап
шайтан
юлыннан
барып, бозык
эшләр кылса,
зарары, әлбәттә,
үзенәдер,
синең Раббың
бәндәләренә
золым итүче түгел,
әмма кешеләр үз-үзләренә
золым итәләр.
(46)